САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Эсседә туклану кагыйдәләре

Иң мөһим кагыйдә - эссе һава торышы булганда организмны сусызландырмау өчен җитәрлек күләмдә чиста су эчәргә кирәк. Чәй, соклар, куас һәм башка эчемлекләр бу эффектны бирми һәм алар белән суны алыштырырга ярамый. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Эссе һавада туклану мөмкин кадәр җиңел булырга тиеш. Югары температура булганда организмга авыр, шуңа күрә авыр үзләштерелә торган продуктларны рационга кертмәү хәерлерәк. Аппетит булмаса, ашарга мәҗбүр итмәгез! Тик эчү мәҗбүри!

Нинди продуктларны куллануны киметергә яки бөтенләүй үк кулланмаска кирәк:

  • кызыл ит;субпродуктлар;
  • кофеин (кофе, кара һәм яшел чәй, матча, шоколад);
  • хәмер;ак шикәр һәм барлык рафинилаштырылган продуктлар (бодай оны, ак дөге);
  • җылыта торган» продуктлар, мәсәлән, кызыл фасоль, имбирь, кипкән җиләк-җимеш, бал;
  • ачы тәмләткечләр (мәсәлән, борыч);
  • сары сырлар һәм мөмкин булган кадәр башка сөт продуктлары;
  • майлы соуслар һәм баллы кремнар.

Нинди продуктларны рационга кертергә кирәк:

  • су (салкын, бозлы булмасын), лимон/бөтнек/кыяр белән мөмкин;
  • тоз уртача күләмдә (су-тоз балансын саклау өчен);
  • яшелчә;
  • җиләк-җимеш (бигрәк тә сезонлы).

Иң мөһиме, ач булганда, ягъни ашказаны буш булганда гына ашагыз. Эсседә бу гади принципларны кулланып, туклансагыз, организмга җиңелрәк булачак, диелә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хәбәрендә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев