САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эштән туктаган пенсионерларга пенсия түләү тәртибе үзгәрде

Пенсия фонды исегезгә төшерә: 2016 елдан башлап иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга гына индексацияләнә. Эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләре элекке күләмдә түләнә. 2016 елның икенче кварталыннан башлап эш бирүчеләр өчен гадиләштерелгән айлык отчетлар бирү каралуы һәм пенсионерның эшләү-эшләмәве айлык отчетларда күренүе сәбәпле пенсия фондына килеп йөрүнең кирәге калмады. Эш бирүчеләрдән алынган хәбәр...

Пенсия фонды исегезгә төшерә: 2016 елдан башлап иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга гына индексацияләнә. Эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләре элекке күләмдә түләнә.

2016 елның икенче кварталыннан башлап эш бирүчеләр өчен гадиләштерелгән айлык отчетлар бирү каралуы һәм пенсионерның эшләү-эшләмәве айлык отчетларда күренүе сәбәпле пенсия фондына килеп йөрүнең кирәге калмады. Эш бирүчеләрдән алынган хәбәр нигезендә пенсия фонды эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен гаризадан башка гына индексацияли.

400 нче санлы "Иминият пенсияләре турында"гы Федераль канунның 26.1 матдәсе нигезендә иминият пенсиясен индексацияне исәпкә алып түләү эштән туктаган айдан соң өч ай үткәннән соң гына түләнә башлый. Мәсәлән, кеше 2016 елның апрель аенда эштән туктаса, индексацияне исәпкә алып пенсия 2016 елның август аеннан, июльдә туктаса ноябрь аеннан гына түләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев