САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсезләр дистанцион рәвештә белгечлекне үзгәртә алачак

Белгечлекне үзгәртүгә юллама алу өчен сайтка керергә һәм гариза бирергә кирәк булачак.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яңа закон проекты ярдәмендә эшсез калган кешеләр, мәшгульлек үзәкләренә бармыйча гына, «Россиядә эш» порталында белгечлекне үзгәртә ала. Моның өчен министрлык төрле белем бирү оешмаларын җәлеп итәргә планлаштыра, алар сайт аша эшләячәк. Бу хакта министрлык сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Нәкъ „Россиядә эш“ порталы ярдәмендә без мәшгульлек үзәкләрендә эшсезлек буенча пособиеләр алуны онлайн форматка күчердек. Әзерләнгән федераль закон проекты эшсез гражданнарны „Россиядә эш“ порталының яңа мөмкинлекләре ярдәмендә онлайн форматта белгечлекне үзгәртүгә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Белгечлекне үзгәртүгә юллама алу өчен сайтка керергә һәм гариза бирергә кирәк булачак.

Реклама

Порталның яңа функцияләре арасында белем бирү программаларын сайлау, уку нәтиҗәләре белән танышу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге булачак. Шулай ук сайтта эш бирүчеләрнең кыска вакытлы эш белән тәэмин итүгә булган ихтыяҗлары турында мәгълүмат, хезмәт базарында кыска вакытлы эш белән тәэмин итүнең бердәм базасы һ.б. булачак.

Фото:https://pixabay.com/ru/

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев