САРМАН
  • Рус Тат
  • Эшнең барсы да яхшы, сайлап ал теләгәнең!

    Арабызда һөнәр сайлау алдында торучы яшьләр шактый. Кем булырга, нинди юлны сайларга, бу кырыс заманда ничек югалып калмаска? Газета укучыларыбызга районыбызның иң хөрмәтле мөгаллимнәреннән берсе - ветеран-укытучы Мөслимә Зәки кызы Минибаеваның язмасын тәкъдим итәбез. Ул һөнәр сайлау алдында торучы күп кенә яшьләребезгә үз юлларын табарга ярдәм итәр, юнәлеш бирер, дип...

    Арабызда һөнәр сайлау алдында торучы яшьләр шактый. Кем булырга, нинди юлны сайларга, бу кырыс заманда ничек югалып калмаска? Газета укучыларыбызга районыбызның иң хөрмәтле мөгаллимнәреннән берсе - ветеран-укытучы Мөслимә Зәки кызы Минибаеваның язмасын тәкъдим итәбез. Ул һөнәр сайлау алдында торучы күп кенә яшьләребезгә үз юлларын табарга ярдәм итәр, юнәлеш бирер, дип ышанабыз.Нәкъ Маяковскийдагыча исемләп, 1979 нчы елда укучылар белән бергә кабинетыбызда үзенчәлекле альбом ачкан идек. Анда балалар үзләренең VIII һәм X классларда язган сочинениеләрен кертә бардылар. Укучылар, кем булырга теләүләре турында уй-фикерләре белән уртаклашып, язмаларына фотосурәтләр, рәсемнәр урнаштырдылар.

    Бу турыда язуымның сәбәбе дә бар. Без быел 30 еллык юбилей очрашуында тагын күрештек. Сабан туе алдыннан Сарман урта мәктәбе үзенең канаты астына бер-бер артлы тәрбияләп чыгарган шәкертләрен кабул итте. Алар арасында безнең 1982 нче елгы X "В" чыгарылыш классы да бар иде. Укучыларыбыз, мәһабәт кыяфәтле һәм хөр карашлы аерым бер һөнәр ияләре булып, мәктәп бусагасын атлап керделәр. Әлбәттә, аларны монда күңел хәтере чакырып китергәндер. Балачакның матур мизгелләре, укытучыларның йөрәкләргә тирән итеп салган якты эзләре һәм классташлар белән күрешеп бер туйганчы сөйләшү теләге!
    Иң элек алар үзләренең 22 нче номерлы класс-кабинетларына керделәр. Бүләк итеп күп кенә сүзлекләр тапшырдылар. Моның өчен үзебезнең кайгыртучан укучыларыбызга олы рәхмәтемне әйтәсем килә! Белемне өйрәнеп алучы һәм өйрәтеп бирүче өчен дә бу бүләк - бәясез! Кунаклар укытучылар белән дә очраштылар, таныш коридорлар буйлап уздылар. Саубуллашканнан соң, күңелләрендә көчлерәк дөрләп киткән яшьлек хатирәләрен, туган мәктәпләренә булган тирән рәхмәт хисләрен үзләре белән олы тормышларына алып киттеләр.
    Китү әле ул - оныту, дигән сүз түгел. Укытучы да үзенең укучыларын беркайчан да онытмый. Аларның уңышларына куанып, көенечләрен җиңеләйтү теләге белән яши. Менә мин дә, алда әйтеп киткән альбомны кулыма алып, бит артыннан бит ача-ача, укуга бирелдем.
    Әйдәгез әле, сезнең белән дә бергәләшеп шул һөнәрләр буйлап үзенчәлекле бер сәяхәт кылыйк. Нинди шөгыльләрне хуш иткәннәр икән үзләренә безнең 80 нче еллардагы егет һәм кызларыбыз?
    Даутова (Ризатдинова) Әлфия Чаллы педагогия училищесын һәм институтын тәмамлый. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. "Канат куеп безне үстергән туган мәктәбебез белән хушлашу вакыты да килеп җитә инде. Озакламый, күңелләрне җилкендереп, яңа юллар "әллә кайларга" чакырыр. Кызганыч ки, тормыш сукмагының берсенә дә "күрсәткечләр" куелмаган. Кая таба юл тотарга? Кем булырга? Иң дөресе, минемчә, үзеңне акыл белән тыңларгадыр. Әни-апа сүзләренә колак салып, укытучыларның киңәшләрен дә тотарга кирәктер. Минем үземнең, дөресен әйтим, күңелемә бала-чага дөньясы хуш килә!.. (X класс, 1982 нче ел.)". "Шактый еллар "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Кечкенәләр белән бергә мавыгып, файдалы һәм кызыклы әмәлләр үткәрәбез. Кәеф һәрвакыт күтәренке, шөкер! (1992 нче ел.)"
    Ризатдинов Венир Волгоград физкультура институтын тәмамлый. Сарман аграр көллиятендә мастер булып эшли. "Спорт белән шөгыльләнергә бик яратам. Бигрәк тә чаңгыда шуарга. Киләчәктә, бәлки, мастер да булып куярмын. Һәрхәлдә, киләчәгемне физкультура һәм спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Укытучыларыма бик рәхмәтлемен. (X класс, 1982 нче ел.)"
    Нәбиуллина (Гәрәева) Фәридә Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Александровка мәктәбендә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы булып эшли. "Курчаклы уйнап үскән кызларның берсе инде мин. Аларны матур итеп киендереп, укытып, җырлатып һәм биетеп мәш килә идем. Тәгаен, тәрбияче булырмын!.. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Һөнәрләр бик күп, әлбәттә. Минем ниятем - укытучы булу. Үзебезнең укытучыларыбыз үрнәгендә эшлисем килә. Балаларны да яратам. Аларда белемгә, матурлыкка омтылыш тәрбиялисем килә. (X класс, 1982 нче ел.)"
    Раббаниев Илдар Казан медицина институтын тәмамлый. Республика онкология диспансерында баш табиб урынбасары, хирург-табиб, медицина фәннәре кандидаты. "Очучы булырга хыялланам. Җирдәге тормышны сәламләп, аңа хезмәт итеп, һава киңлекләрен кочып очасы иде!... (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    "Күңелдәге уйлар һаман көчәяләр генә: хыялым я очучы, я диңгезче булу. Дөрес, әти-әнигә, якыннарыма бу бер дә ошамый. Аларны, күрәсең, ерак сәфәрләр белән бәйле хезмәт куркыта. Ә мин үзем бер дә шүрләмим. (X класс, 1982 нче ел.)" "Беркатлы балачак… Саф күңелемнән чыккан фикерләремне дулкынланып укыдым. Доктор Илдар Раббаниев. (12.06.1992 нче ел.)"
    Кушаева (Наумова) Лилия, "Сарман" рестораны хуҗабикәсе. "Физкультура укытучысы булып эшлисем килә. Инде бүгеннән мин үземне моңа әзерлим. Баскетбол секциясенә йөрим.Волейбол уйнарга, чаңгыда шуарга яратам. Озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә дә сынатмыйм. Җилдән җитезрәк йөгерәм. (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Мәүләветдинов Ирек Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Татарстан Республикасының Югары судында судья булып хезмәт куя. "Кечкенәдән үк курку белмәс хәрби егетләргә охшарга тырыштым.Үсә төшкәч, офицер булырга хыялландым. Аларның көчле рухлы, төгәл һәм батыр булулары мине таң калдыра иде. Покрышкин, Кожедуб, Гастелло, Федоров, Девятаев, Ковпак турында китаплар укыдым, алардан үрнәк алып үстем. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Киләчәк профессиямне сайлауда кем дә булса ярдәм итте, дип әйтә алмас идем. Акыл үзе төрле юнәлешләрдә эшләде һәм кирәген тапты. Купшы сүзләр белән әйткәндә, илгә, кешеләргә хезмәт итәсем килә! Гадирәк ниятемдә - эшемне яратып һәм җиренә җиткереп башкару. Акча ягы беренче урында түгел. Гомумән, матди байлык минем өстән хакимлек итә алмас... (X класс, 1982 нче ел.)"
    Габделхакова (Хәсәнова) Рушания Казан финанс-экономика институтын тәмамлый. Казан электр челтәрендә экономист булып эшли. "Хәзергә укытучы булу уе белән яшим. Бар яктан камил һәм гүзәл укытучыларыбызның үрнәге миңа көчле тәэсир ясый… (X класс, 1982 нче ел.)"
    Галиев Илдар Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. "Әлмәтгаз" эксплуатация-производство идарәсе Сарман участогында мастер булып эшли. "Кеше тормышын машинадан башка күз алдына да китерүе кыен. Олы җанлы шоферларыбыз караңгы төндә дә, яңгырлы көндә дә, барлык авырлыкларны җиңеп, озын юллар узып, кешеләргә бәхет илтәләр. Минем дә шулар рәтендә буласым килә. (X класс, 1982 нче ел.)"
    Сәлахова (Мөхәммәтҗанова) Дилара Минзәлә медицина училищесын тәмамлый. Яшел Үзән диспансерында шәфкать туташы булып эшли. "Элемтә хезмәткәрләренең эше белән кызыксынам. Фототелеграф, видеотелефон һәм төрле электрон аппаратураларның серенә төшенәсем, алар белән идарә итәсем килә. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Бу җәйдә мин "Березка" лагерында эшләдем. Беренче көннәрне югалыбрак та калган идем: балалар күп, бөтенесе хәрәкәттә, сораулар явып кына тора. Ни гаҗәп, без бик тиз дуслашып киттек.
    Балалар тормышы үзе бер олы сихри дөнья икән! Минем үземә дә анда кайнавы бик ошый башлады. Вакыт җиткәч, хәтта аерылышу авыр булды. Без һаман күрешкәләп торабыз. Балаларны ярату, ә кайчакта үзеңне дә шулар урынында күрә белү, баласыну - бу сыйфатлар һәр һөнәр иясенә дә кирәк дип саныйм. Гомумән, күңелләрдә сакларга кирәктер бу гүзәл самимилекне!... (X класс, 1982 нче ел.") "Медицина өлкәсендә эшлим. (1992 нче ел.)"
    Могыйнов Илдар Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый. "ЖилЭнергоСервис-Алабуга" җәмгыяте директоры. "Олы абыем минем өчен һәр яктан үрнәк булды. Ул - тренер. Спортка тартылуым да аның тәэсире аркасында булгандыр. Физкультура укытучыларыма да мин бик рәхмәтлемен! Киләчәктә дә спорт белән дуслыкны югалтмам, дип уйлыйм. (X класс, 1982 нче ел.)"
    Аманаева (Хөснетдинова) Фәридә Казан кооперация техникумын, Мәскәү кооперация институтын тәмамлый. Самара шәһәрендә "Модерн-стайл фурнитуры" җәмгыятендә склад мөдире булып эшли. "Күңелем һәр матур эшкә ашкына. Сөенеп яшим: янәшәмдә - әни белән бергә изге күңелле укытучыларым, тәвәккәл һәм ярдәмчел классташларым. Мәгърифәт ачкычларын кулыма алып, мин яңадан мәктәпкә кайтырга хыялланам. Укытучы булып. (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Шәехзадин Сирень, әфган сугышы ветераны, ерак юлларда зур йөк машиналарын йөртүче. "Машина җене миңа икенче класста ук кагылган иде. Әти мине руль артына утыртты да машинаны гаражга кертеп куярга кушты. Мин шулай эшләдем дә. Куркуымны сиздермәскә тырышуым - әле дә хәтердә. Шуннан бирле - мин машинада. Һаман өйрәнәм, хаталар өстендә эшлим, яңалыклар ачам. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Машина белән дуслык ныгый бара. Автодело дәресләрендә дә күп нәрсәгә өйрәнәбез. (X класс, 1982 нче ел.)" "Мәктәбемә рәхмәт! Укып, тәрбияләнеп, без кулларыбызга аттестат белән бергә машина йөртүче таныклыгын да алдык! (1992 нче ел.)"
    Бу уңайдан бер вакыйганы искә алып китим әле. Күптән түгел Сирень белән телефоннан сөйләштек. Аның минем белән сөенечен уртаклашуы булган. Әле генә SCANIA дигән зур йөк машинасы алган ул. "Хыялымның иң югары ноктасына якынаям, ахры. Бер-ике көннән юлга чыгам. Уңышлар теләгез миңа. Машина бик яхшы! Кабинасында искиткеч комфорт. Намаз уку өчен дә бик уңайлы", - дигән сүзләре, әлбәттә, мине бик сөендерде. Хәвеф-хәтәрсез юллар озата барсын сине, Сирень! Гомумән, юлчыларны Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтеннән ташламасын берүк!
    Камалетдинова (Саликова) Зөлфия Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый. Район үзәк хастаханәсендә балалар табибы булып эшли. "Гомеремне кешеләрне савыктыруга багышлыйсым килә. Балалар табибы итеп күрәм үземне. Кулына укол тоткан врач апа булып түгел, ә йомшак куллы, тәмле сүзле "ак канатлы фәрештә" булып керәсем килә бала күңеленә. (X класс, 1982 нче ел.)" "Тормышта үз урынымны таптым, дип уйлыйм. Эшемне бик яратып башкарам. (1992 нче ел.)"
    Хәсәнов Раушан ПТУ, Дәүләт янгын хезмәте академиясенең Иваново филиалын тәмамлый. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры. Бүгенге көндә эшмәкәр. "Мине суд тикшерүчесе хезмәте кызыксындыра. Моның турында күп кенә китаплар да укыдым. Көчле ихтыярлы, мәнфәгатьле булулары белән алар мине сокландыралар. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Фикерем үзгәребрәк тора. Әти юлы үзенә тарта бара. Яхшы бит! (X класс, 1982 нче ел.)" "Алабуга гарнизонында хезмәт куям". (1992 нче ел.)".
    Гарипова (Сәгыйтова) Венера, РУПЭда хезмәт куя. "Үземә юлдаш итеп җырны алыр идем мин. Җыр хисләремне канатландыра, тойгыларымны баета, яшәү матурлыгын бәяли белергә өйрәтә. Белем алып, профессиональ җырчы булырга хыялланам… (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Фазуллин Рәдиф Әлмәт төзүчеләр техникумын тәмамлый. Ташчы булып эшли. "Минем апам Казан медицина институтында укый. Студентлар төрле хастаханәләрдә практикада булалар. Авыруларга ярдәм күрсәтү, аларны савыктыру апама әйтеп бетермәслек сөенеч бирә. Ул мине дә мавыктырып, үзенә ияртә башлады. Бәлки, табиб булыргадыр? (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Юлларым башка юнәлештә китте. Мин төзүче һөнәрен сайладым һәм үкенмим. Без төзегән яңа йортлар кешеләргә шатлык китерә. Хезмәтеңнең кирәклеген тоеп яшәү - бәхет икән ул… (1992 нче ел.)"
    Габдерәкыйпова Эльвира Минзәлә медицина училищесын тәмамлый. Сарманда даруханәдә фармацевт булып эшли. "Ниятем - укытучы булып, һәр балада матур сыйфатлар тәрбияләү! Үземнең дә күз алдымда беренче укытучымның нурлы йөзе тора. Аның ягымлы карашы, йомшак тавышы белән дәрес аңлатуы - әле дә истә. (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Кәлимуллин Газинур, фермер. "Һәр якшәмбе телевизордан "Служу Советскому Союзу!" дигән тапшыруны зур кызыксыну белән карыйм. Яшь солдатларның катлаулы сугыш техникасы белән оста һәм кыю идарә итүләре сокландыра. Шундый осталыкка ия булу өчен, әлбәттә, аң-белем дәрәҗәсен үстерергә, физик әзерлекне ныгытырга кирәк. Минем дә Совет Армиясе сафларында офицер булып хезмәт итәсем килә. Барлык сынауларны үтеп чыгарга мин әзер. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Планнарым үзгәрде. Авыр йөк машинасында эшләргә ниятләп торам. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казан авиация институтының автотранспорт факультетына укырга керергә тырышып карыйм. (X класс, 1982 нче ел.)" "Менә тагын биш елдан соң очраштык. Барысы да тәртиптә. Киләсе күрешүләргә кадәр! (1992 нче ел.)"
    Газизуллина Азия Әлмәт сәүдә-кооперация техникумын, Мәскәү азык-төлек промышленносте технологиясе институтын тәмамлый, "Сарман ите" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы мөдире. "Кечкенәдән үземне балалар табибы итеп күрәм. Өйдә әти-әнигә, туганнарыма беренче булып ярдәмгә мин ашыгам. Барлык "инструментларым һәм медикаментларым" кул астында гына тора… (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Вилданов Вәдүт Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Минзәлә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. "Үземне белә башлаганнан бирле күңелемә хуш килгән шөгыль - машина йөртүче, шофер булу. Бу профессия кешеләре һәрчак кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында да алар фидакарь хезмәт иткәннәр. Көндәлек тормышта да, озын һәм катлаулы юлларны үтеп, шофер кешеләргә бәхет илтә. Якты уйларымны тибрәндереп, миңа да юллар дәшә!.. (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Хәсәнова (Хәмидуллина) Резидә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Ведомстводан тыш сакчылык бүлегендә бухгалтер. "Минем зур пассажир теплоходларында озатып баручы булып эшлисем килә. Проводница теплоходка пассажирларны кабул итеп ала. Аннан соң, аларның вакытлары файдалы һәм күңелле үтсен өчен, барсын да эшли. Мин дә һәрбер пассажирның теплоходта үзен көтеп алынган кунак итеп тоюын теләр идем.( VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Хафизов Марат, эшмәкәр. "Егет кешегә күп һөнәрне белергә кирәктер инде ул. Бигрәк тә авыл кешесенә. Нинди генә шөгыльгә алынсаң да, эш коралы белән машина кирәк. Шуңа күрә мин шофер булырга ниятләп торам. Техниканы бик яратам. (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Рамазанов Марат Алабуга педагогия институтының техник факультетын тәмамлый. Сарман муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары. "Өч мәртәбә Советлар Союзы Герое булган, 62 тапкыр немец самолетын бәреп төшергән Иван Кожедубның "Служу Родине", шулай ук Виноградовның "В дерзновенном полете", Арлазаровның "Конструкторы" дигән китапларын укып, онытылмас тәэсирләр алдым. Үзем дә летчик булырга хыяллана башладым. Авиамодель түгәрәгенә йөреп, ясалма очкыч һәм планер конструкцияләрен төзедем. Аларны һавага күтәрелдерү бәхетенә дә ирештем… (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "КАИга укырга керергә ниятләп торам. Үземне кызыксындырган өлкәне күбрәк беләсем килә. (X класс, 1982 нче ел.)"
    Закиров Зөфәр "АПОПАТ" җәмгыятендә машина йөртә. "Балачагымнан ук үзем белән бергә ныгып килә торган фикерем бар. Ул да булса - яңа машиналарны сынап караучы булу. Бу эш, әлбәттә, җиңелләрдән түгел.Моңа бары курку белмәс ир-егетләр генә алынырга кыюлык итә. Минем дә хыялым - шулар рәтенә басу! Һәрхәлдә, омтылып карарга исәп юк түгел. (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Зарипов Рәшит, автомашиналар ремонтлаучы шәхси эшмәкәр. "Шофер булырга телим. Машинам белән ил байлыгын ташыйсым, кешеләргә бәхет илтәсем килә. Җиңел булмас, билгеле. Ләкин мин авырлыклар алдында югалып калырмын дип уйламыйм. Тормышның бөтен мәгънәсе дә шул сынаулар аша бара алуда түгелме соң? (X класс, 1982 нче ел.)"
    Корбанова (Рамазанова) Рушания Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Әлмәт мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. "Күптән түгел мин Иван Петрович Шамякинның "Уч төбендә - йөрәк" ("Сердце на ладони") дигән китабын укыдым. Менә, ичмаса, китап! Әле һаман шуның тәэсиреннән арына алмыйм. Төп герой, доктор Яшко, йөрәккә катлаулы операция ясый. Ә операция өстәлендә Зоя исемле ханым ята. Батыр кыз сугыш вакытында Яшконы үлемнән коткарган була. Менә бит ул язмыш дигәнең - кылган яхшылыкны бәяләргә ничек итеп мөмкинлек тудыра!
    Яшко бөтен тырышлыгын куеп, Зояның йөрәген саклап кала. Авыруны аякка бастыра. Чын хирург булу - бөек гамәл икән шул!.. (VIII класс, 1979 нчы ел.)" "Киләчәк бик тә мавыктыра. Аның чагылышын мин балаларның якты дөньясында күрәм кебек. Кечкенәләр күңелендәге мәгърифәтне һаман үстереп, үзләре белән бергә куанып яшисе килә… (X класс, 1982 нче ел.)"
    Ямалетдинов Айрат, КДУның геология факультетын тәмамлый. "Башнефть" идарәсенең вице-президенты. "Диңгез киңлекләре мине гел үзенә чакыра! Һәр укыган "диңгезле" китаптан шул ярсулы дулкыннарның биекләргә ашкынуы, ярларга сугылып нәрсәдер даулавы минем күңелгә дә күчә кебек. Диңгезчеләребезнең батырлыгына сокланам мин. Алар бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабалары үрнәгендә бүгенге көндә дә Ватаныбыз чикләрен уяу саклыйлар! Минем дә шундый батырлар сафына басарга җөрьәтем җитәр кебек… (VIII класс, 1979 нчы ел.)"
    Максутова Люция: "Нинди генә профессияләр юк дөньяда? Шулар арасыннан күңелгә хуш килгәнен сайлап аласы иде. Бу - җиңел эш түгел! Минем бер урыннан икенчесенә сикереп йөрисем килми. Уңышларга ирешеп, шуларга куанып, башкаларны да сөендереп яшисем килә! (X класс, 1982 нче ел.")
    Гыйльметдинов Газинур: "Күп нәрсәләр белән мавыгам. Рәсем төшерергә яратам. Үзем генә калганда, җыр сузам. Укытучылар грамоталы язуымны, китаплар укуымны мактап телгә алалар. Мондый "байлык"ны мин, әлбәттә, ташлап калдырырга җыенмыйм, мөстәкыйль тормышымда кулланачакмын. Ләкин төп шөгылем техника белән бәйле булачак… (X класс, 1982 нче ел.)"
    Люция белән Газинур безнең арабызда юк инде хәзер. Аларны югалту барыбыз өчен дә бик авыр кичереш булды. Классташларыбыз яхшы укыдылар, акыллы һәм тәрбияле иделәр. Люция югары белем алды, икътисадчы булып эшләде. Ә Газинур техник белемгә ия булды. Алар һәрвакыт әти-әниләрен кайгыртып, аларга ярдәм итеп яшәделәр. Туганнарына карата ярдәмчел, юмарт булдылар. Безнең күңелләребездә аларның якты образлары әле бик озак сакланыр. Эчкерсез, җылы сүзләребез, әҗер-саваплар булып, аларның рухларын шатландырса иде!..
    Йомгаклау сүземне юбилярларның үзләренә адреслыйсым килә. Кадерле укучыларыбыз! Сез үзегез сайлап алган өлкәдә хезмәтегезне уңышлы һәм заман рухында оештыра алуыгыз белән безне дә куандырасыз. Киләчәктә дә яраткан эшегездәге чикләнмәгән мөмкинлекләрне тулы көчкә җигеп, уңышлар яулагыз! Тормышка сөенеп, башкаларны сокландырып, туган җиребезне кадерләп яшәү дәрте беркайчан да сүнмәсен үзегездә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: