САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшли белгәннең эше көйле

Җирлекләрдә узган җыелышлар тагын бер кат авыл халкы белән күрешеп, туган кыенлыкларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыклау өчен нигез булды. Үзен кызыксындырган, борчыган сорауларына һәркем көнендә дә җавабын ала алды, планга салып хәл ителәселәрен язмача җиткерде. Аларының да чишелеш нәтиҗәләрен без газетабыз битләрендә киләчәктә яктырта барырбыз....

Җирлекләрдә узган җыелышлар тагын бер кат авыл халкы белән күрешеп, туган кыенлыкларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыклау өчен нигез булды. Үзен кызыксындырган, борчыган сорауларына һәркем көнендә дә җавабын ала алды, планга салып хәл ителәселәрен язмача җиткерде. Аларының да чишелеш нәтиҗәләрен без газетабыз битләрендә киләчәктә яктырта барырбыз. Бүген исә, без җыелышлардан булган репортажларны төгәллибез.
Иске Имән авылы җирлеге җыелышы Сарысаз Тәкермән авылының мәдәният йортында үтте. Район җитәкчелеге ярдәме белән бинаның түбәсе профнастил белән ябылган, газ кертелгән, мәдәният бүлеге булышлыгы белән сәхнәгә, тәрәзәләргә заманча пәрдәләр эленгән, сәхнә аппаратурасы кайткан. Узган елгы җыелышта яшьләр теннис өстәле сораган булганнар, ул да мәгариф бүлеге ярдәме белән уңай хәл ителгән.
Иске Имән һәм Сарысаз Тәкермән авылларын берләштергән 201 шәхси хуҗалыгы булган җирлектә 460 кеше яши, шуларның 115е - лаеклы ялда. Халыкның канәгатьлеге йөзенә чыккан, бердәм, актив булып, җыелышка да килгән. Ник шулай булмасын? Биредә җанлы тормыш кайный. Шәхси хужалыкларда 250 баш мөгезле эре терлек асрала. Аерым хуҗалыкларда меңләгән баш умарта бар. Иске Имәннән Фазуллин Ришат, аның ике улы, энесе Рамил, Тәкермәннән Гайсин Рафис, Шакиров Ясир, Юнысов Илдар үз эшләренең чын осталары булып танылганнар. Авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге өстенлекле проект буенча бирелә торган кредиттан файдаланып, "ГАЗель" автомашиналары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлек алучылар бар. Фермерлар Хәбибуллин Җәүдәт, бертуган Ришат, Ринат Газизовлар һәм аларның әтиләре Тәлгать абый, Борһанов Миннемехәммәтләрнең эшчәнлеген мактап телгә алды җирлек башлыгы Раушания Исламова. Төрле бәйрәмнәр уздырганда, шәхси кибет хуҗалары Юнысов Илдар, Харрасов Ринат, Исламова Алсу материаль ярдәм күрсәтәләр, диде ул. Агрофирма һәм авыл халкы ярдәме белән өч башняга да ремонт ясалган, аларга янгын куркынычсызлыгы краннары, шланглар куелган. Аеруча ярдәм күрсәтүчеләр арасында Гарипов Инсаф, Талипов Айдар, Миңнемөхәммәтов Марсельләр бар. Тәкермән авылында урам яктырткычлары электр энергиясен аз сарыф итүче лампаларга алыштырылган. Җирлек халкы өмәләр, төрле күмәк эшләр вакытында активлык күрсәтә. Территориядә 4 зират булып, алар - һәрвакыт тәртиптә. Җыелышта өлкәннәр Иске Имән авылындагы зиратка бару юлына таш түшәүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мәчетләрдә барлык дини йолалар үткәрелеп тора. Узган ел Тәкермән авылы халкы мәчет өчен аппаратура, микрофон сораган булган, ярдәме өчен авыл имам-хатыйбы барлык авылдашлары исеменнән район башлыгы Нәфис Касыймовичка рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Ике авылда да балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар. Алар да хакимият ярдәме белән ремонтланганнар, җиһазлары яңартылган. Участок шифаханәсе Саклаубаш авылында урнашкан. Аны саклап калу буенча авыл халкы үзенең үтенечләрен дә җиткерде, коллективка зур рәхмәтен әйтте.
Җирлектә барлык хуҗалык эшләрендә дә даими рәвештә агрофирма, бүлекчә җитәкчеләренең һәм хезмәтчәннәренең ярдәменә таяналар. Башкарылган эшләр, ирешелгән уңышларга үз чыгышында агрофирма директоры урынбасары Х.Шәйхразыев та тукталды. Участок полиция инспекторы И.Ганиев авылларда тәртип саклау, иминлек булдыру шартлары белән таныштырды. Иң дулкынландыргыч минутлар, мөгаен, җыелыш ахырында, 30 ел гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган Сарысаз Тәкермән фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлфәния Мөхәммәтшинага юбилее уңаеннан авыл халкы тарафыннан әзерләнгән ихлас бүләкне тапшырганда булгандыр. Гомумән, эшли дә, эшләгән кешегә хөрмәт тә күрсәтә беләләр биредә.
Иске Кәшер авыл җирлегенең җыен узасы мәдәният йорты фойесында безне эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Аның Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган булуы бу җирлекнең заман мәсьәләләренә җитди каравын раслый. Халыкка килергә уңайлы булсын, дип, үзгә юлын тапканнар - махсус автобус чыгарганнар. Алты - Иске Кәшер, Урта Кәшер, Яхшыбай, Анак, Баткак, Яшьләр авылларын берләштергән 398 хуҗалыгы булган җирлектә 847 кеше яши бүген. Шуларның 257се - пенсионер, 87се - мөмкинлекләре чиклеләр, 131е - балалар. 407 кеше - эш яшендә. Җәйге чорга кайтып торучылар да бар. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча 15 өлкән кешегә ярдәм күрсәтелгән. Соңгы 6 елда 50 хуҗалык шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен ташламалы кредиттан файдаланган. Бүгенге көндә 118 хуҗалыкта 321 баш эре мөгезле терлек булып, шуларның 164е - савым сыер, 476 баш сарык, 27 баш ат, 206 баш умарта, 1780 баш кош-корт исәпләнә. Халыкка бер урта мәктәп, бер балалар бакчасы, дүрт ФАП, бер мәдәният йорты, өч авыл клубы, ике китапханә, өч шәхси кибет, саклык банкы, почта бүлекчәләре хезмәт күрсәтә. Объектларда ремонт эшләре шактый башкарылган. Мәктәптә, мәсәлән, газ казаны, электр плитәсе алмаштырылган. Дүрт интерактив такта, биш проектор урнаштырылган, җиһазлар кайтартылган. Район җитәкчелеге ярдәме белән түбәсе ябылган, идәннәре, тәрәзә-ишекләр алмаштырылган, янгын сигнализациясе һәм сак кнопкасы куелган. Ашханәгә линолеум җәюдә Әхмәтшин Ләззәт спонсор ярдәме күрсәткән. Мәктәптә мондый төр ремонт эшләре алга таба да дәвам иттереләчәк. Балалар бакчасында авылдашлары Әхмәдуллин Җәүдәт Фәхрулла улы ярдәме белән тәрәзәләр заманчага алмаштырылган. Киләчәктә бакчаның техник базасын ныгыту турында сүз бара. Мәдәният йорты чаралардан гөрләп тора. Анда да район мәдәният бүлеге ярдәме белән агымдагы ремонт эшләре башкарылган.
"Иске Кәшер авылында Совет урамына - 1300, Анакта - 700, Яхшыбай авылында 1500 метр су линиясе алыштырылды. Яхшыбай һәм Анакта су һәр йортка кертелеп, исәпләү приборлары куелды, бүгенге көндә Совет урамында шундый эшләр башкарыла. Баткак, Урта Кәшер авылларында һәм Иске Кәшердә Комсомол урамында су линияләрен яңартасы бар", - диде үз чыгышында җирлек башлыгы Рөстәм Минһаҗев. Шәт, район җитәкчелеге ярдәме белән ул мәсьәлә дә уңай хәл ителер, дигән өмет бар.
Җирлектә шактый төзекләндерү эшләре башкарылган, юлларны чистарту, агач кисү-утырту оешкан төстә бара. Янгын депосына реконструкция уздырылган, машина кайтартылган. Урта Кәшер авылында мәчеткә нигез салганнар.
"Җәлил" агрофирмасына караган әлеге бүлекчәнең уңышлары, күрсәткечләре, алдынгылары турында агрофирма директоры Я.Фәсхетдинов сөйләде. Участок полиция инспекторы Ф.Әюповның чыгышы да конкрет бурычлар белән, төгәл булды. Авыл халкы белән уртак тел табып, аңлашып эшләгәне күренеп тора инспекторның.
Ике җирлектә дә йомгаклау сүзе белән район башлыгы Нәфис Закиров чыкты. Ул районда башкарылган эшләр, социаль-икътисади торыш белән таныштырды. Җыелышлар ахырында Нәфис Касыймович тырыш хезмәт ияләренә район Советының, җирлекләрнең Мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырды.
Илнур Сибгатуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев