САРМАН
  • Рус Тат
  • Эшлекле шартларда

    "Мәгарифне модернизацияләү шартларында белем бирүнең яңа буын стандартларын кулланышка кертү" - 17 нче августта Сарман аграр көллиятендә август конференциясе кысаларында эшләгән биология-химия укытучылары секциясе утырышы шушы теманы тикшерде. Җыелу урыны итеп көллиятне сайлап ялгышмаганнар биологлар: соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде бит бу уку йорты! Студентлар башлангыч һәм урта һөнәри белем...

    "Мәгарифне модернизацияләү шартларында белем бирүнең яңа буын стандартларын кулланышка кертү" - 17 нче августта Сарман аграр көллиятендә август конференциясе кысаларында эшләгән биология-химия укытучылары секциясе утырышы шушы теманы тикшерде.
    Җыелу урыны итеп көллиятне сайлап ялгышмаганнар биологлар: соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде бит бу уку йорты! Студентлар башлангыч һәм урта һөнәри белем алалар, заманча технологияләрне заманча уку залларында өйрәнәләр, спорт һәм сәнгать белән нәтиҗәле шөгыльләнәләр. Көллият теоретик белем бирү белән генә чикләнми - өйрәтә дә, тәҗрибәләр дә үткәрә. Мәсәлән, алар быел суперэлиталы "Лель" сортлы арпа, элиталы "Симбирцит" бодае белән эшлиләр. Болар инде традицион сортларга караганда уңышны күбрәк бирәләр. 836 гектар җиреннән көллият шуңа күрә дә дистәләгән миллион сумлык табышлар ала. Уку йорты урнашкан биналар, аларның тирә-ягы - чын гөлбакча! Боларның бөтенесенә директор З.Әһелтдинов җитәкчелегендәге укытучы, тәрбияче, мастер һәм студентларның көче кергән.
    Аграр көллиятнең химия һәм биология укытучысы Вәзирә Төхбәтуллина "Инновацион технологияләрне гамәлгә керткәндә, укучыларны профессиональ әзерләү" дип аталган чыгышында нәкъ менә шушылар турында сөйләде дә инде. Студентлар химия һәм биологиядән урта белем алу белән генә чикләнмиләр, ә төрле фәнни-тикшеренү эшләре үткәрәләр, конкурс-олимпиадаларда нәтиҗәле катнашалар. Иң куанычлысы: бу ярыш, конкурслардан бүләкләр, Диплом, грамоталар белән кайталар - шулай итеп көллиятнең данын бөтен республика , ил буенча тараталар!
    Укучыларның белем сыйфаты укытучының белеменә, сәләтенә, аның педагогик осталыгына турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә биология-химия укытучылары методик берләшмәсе коллегаларының методик белемен күтәрүне оештыру юнәлешендә максатчан эш алып бара. Сарман урта мәктәбеннән Г.Антипова үз чыгышын нәкъ менә педагогик аттестация мәсьәләләренә, яңа шартларда аның үзенчәлекләренә багышлады.
    Биология-химия укытучылары методик берләшмәсе семинарларының бер үзенчәлеге бар: анда укытучылар тәҗрибә уртаклашып кына калмыйлар, ә программа үтәлеше барышында туган кыен очракларны практик рәвештә бергәләп карап китәләр, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча да эшлиләр. Петровка-Завод урта мәктәбе химия укытучысы Р.Кәлимуллин укучыларның химия буенча күнекмәләрен һәм активлыкларын үстерүдә төп фактор итеп дәрестә эшләүнең актив формаларын, аерым алганда, даими үткәрелә торган 10-15 минутлык мөстәкыйль эшләрне саный. Семинарда, 9 нчы сыйныф укучылары өчен биремнәр, мөстәкыйль һәм контроль эшләр җыентыгы төзеп алып килеп, Рәшит Рәкыйпович шулар белән таныштырды.
    Нинди генә технологияләр кулланылмасын, мәктәп дәреслектән башка була алмый. Укучының кулындагы дәреслек федераль стандартларга туры килергә, БДИга әзерләрдәй, аңлаешлы, күргәзмәле дә булырга, шул ук вакытта СанПиН таләпләрен дә үтәргә тиеш. Ә мондый идеаль дәреслек юк, һәм була да алмый. Дәреслекләр белән эшләүче һәр нәшрият күптөрле продукция тәкъдим итә. Менә шул дөньяда ничек адашмаска, дәреслекләрнең өстенлекле һәм кимчелекле якларын ничек танып белергә? Җәлил гимназиясеннән химия укытучысы Н.Талибуллина яңа уку әсбаплары белән менә шушы максаттан чыгып таныштырды.
    Биология, химия укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Шамилова әйтүенчә, берләшмә узган уку елын оешканлык белән, нәтиҗәле итеп үткәргән: 3 семинар оештырылган, фән олимпиадалары, конференцияләр үткәрелгән, район укучылары аларда нәтиҗәле чыгыш ясаганнар. Алга таба тормышларын химия, биология белән бәйләргә теләүче балаларның саны арта, БДИга әзерләнү дә начар түгел. Җәлил мәктәп һәм гимназияләре, Күтәмәле, Мортамак, Саклаубаш, Петровка-Завод, Сарман мәктәпләре һәм гимназиясе биологик, химик белем бирүдә әйдәп баралар. Ләйсән Хәнифовна 2012-2013 нче уку елына планнар белән дә таныштырды.
    Мәгълүмати-методик үзәк методисты Р.Билалова семинарның эшен йомгаклап, БДИ нәтиҗәләренә төпле, җентекле һәм тәнкыйть күзлегеннән чыгып анализ ясады. Аның чыгышында бер генә мәктәп тә, бер генә фән дә искә алынмыйча калмады. БДИ нәтиҗәләре - мәктәптә белем бирүнең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге турында сөйли - бу фикер белән ризалашмыйча мөмкин түгел. Быел Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең төп утырышы "Дәресләрдән соң - мәктәп" дигән темага узды. Бу яңа проект техник иҗат һәм тикшеренү эшчәнлегенә юнәлдерелгән түгәрәкләр челтәрен киңәйтүне күздә тота. Ягъни районыбыз биологлары, экологлары, химиклары соңгы елларда актив эшли торган өлкәне. Яңа проект кысаларында мәктәпнең инфраструктурасын балалар ихтыяҗына, аларның потенциалын үстерүгә, аңлы һөнәр сайлауга дәресләрдән соң да файдаланырга мөмкин булачак. Рузия Карибулловна биологик һәм экологик тәрбиянең бервакытта да игътибар үзәгеннән читкә китмәячәгенә басым ясады.
    Зур оешканлык белән узган семинарда катнашучыларны көллият укытучылары, тәрбиячеләре , студентлары искиткеч тәмле сыйлар тезелгән аш өстәлләре артына утыртып сыйлап, чын күңелләреннән чыккан җырлары белән яңа уку елына рухландырып озатып калдылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: