САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Еш талашмас өчен нишләргә?

Психологлар бу уңайдан хатын-кызлар өчен киңәшләр әзерләгән. Бергә яши башлауга ук сөйгәнеңнән күңелең кайтмасын өчен, булачак тормыш иптәшеңне сынап ка­рар­га кирәк, ди белгечләр.

Әйтик, вәгъ­дә­ләшеп йөргән егетегезне өйгә ремонт вакытында яки бакчада “урак өсте”нә ярдәмгә чакыра аласыз. Укуда яки өй эшләрендә ярдәм итешү – бер-береңне өйрәнергә кулай вакыт, кемнең кем икәнен аңларга мөмкинлек туачак. Икенче эш итеп, майга каткан халат, тезе чыккан триколарыгызны чүплеккә атыгыз! Бигуди, ертык башмак, төсе һәм формасы югалган эчке күлмәккә “юк!“ диегез. Һә­рва­кыт матур, пөхтә һәм ымсындыргыч булыгыз. Сездән оялып, ирегез дә үзен тәртипкә китерә башлар.

Тормыш юлдашыгызны хөрмәт итәргә, аның фикеренә колак салырга, аны ничек бар, шулай яратырга өйрәнегез, үзегезнең ким­челекләрне дә киметегез. Холыклар төрле булуга карамастан, һәркайсыгызның үз фикере булуын аңлау гаиләдә тынычлык урнашуга китерә, дип ышандыра белгечләр.

 

Реклама

Фото: https://ru.freepik.com/

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X