Эшен дә, авылын да ярата
Нәтиҗәле тырыш хезмәтен данлап, аның хакында «Социалистик Татарстан» газетасында да язып чыгалар.
Райондашларыбыз арасында туган ягына гомер буе тугры калып, булганына канәгать булып, тырыш хезмәте өчен артык берни дә өмет итмичә, мактауны да читенсенеп кенә кабул итүче тыйнак затлар да шактый. Каташ Каран авылында яшәүче, 40 елдан артык гомерен хат ташучы хезмәтенә багышлаган, «12 нче бишьеллык ударнигы» күкрәк билгесенә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган Ләйсирә Салихова – шундыйларның берсе.
Гади, эчкерсез, хезмәт сөючән бу апа башкача булуны күз алдына да китерми. 2014 елда район хат ташучылары өчен үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, башкалага сәяхәт белән бүләкләнгәч тә, аяк терәп каршы килә ул. «Мактаганны яратмыйм мин, артык берни дә эшләмәдем, эшемне тырышып кына башкардым», – ди. Казанга, шулай итеп, капка төбенә машина белән килеп алганга күрә генә бара ул.
Туган ягына карата мәхәббәт ана каны белән иңдерелгәнме, әллә яшел болыннарында тәгәрәп үскәндә яки карлы тауларыннан чана шуганда барлыкка килгәнме: 8 сыйныфны тәмамлагач, шәһәргә укырга киткән җиреннән кабат әйләнеп кайта. «Шәһәрдә яшисем килмәде, авылга кайтасым килде», – ди ул.
Авылда кышлары ферма сарыкларын карап үтсә, җәйләре чөгендер басуында уза. Терлекчелектә ул дүрт ел эшли. Шушы еллар эчендә, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем дә ала. Аннан соң мәдәният йортына техник хезмәткәр булып керә. Идән юудан тыш, көн саен өч мичкә дә ягарга кирәк була. Ә 1981 елның ноябрь аенда чөгендер кисеп утырганда, бригадир килә дә почта бүлекчәсенә эшкә барырга куша. Хат ташучы Мөсәлләмә апа авырып киткән икән лә. Хәер, бу эш Ләйсирә апага ят булмый. Җиденче сыйныфтан ук ул җәй көннәрендә өлкән хат ташучыны чираттагы ялларга чыгара торган була.
Ләйсирә апа эшкә кергән елларда халык вакытлы матбугатны бик күп алдыра торган була. Үзләре теләп тә язылалар, авыл, колхоз җитәкчеләре дә һәркемгә үз хезмәт тармагына караган газета-журналларга язылуны мәҗбүри итеп куялар.
- Шыгрым тулы сумкамны иңемә аса идем, аңа сыймаган газета-журналларны икенче сумкага салып алам, аңа да сыймаганын кулыма тота идем. Ул елларда кешеләр хатлар да языша иделәр. Авылда ике озын урам, һәркайсы берәр километр чамасыдыр, тагын кыскарак өченче урам да бар.
Гәҗит-журналларга яздыру гына түгел, открытка, конверт сату планнары да бар иде. Арттырып үтәгәнбездер инде, ай саен унар сум премиясен дә ала идек. Безнең чор кешеләре ун сумның ул вакыт өчен шактый акча булганын беләләр инде. Хезмәтемне бик яратып башкардым. Аның бер читенлеген дә күрмим. Маңгаема фонарьны киям дә көннекен-көнгә таратып бетерергә тырышам. Коеп яуган яңгыр астында да, билдән кар ерып та йөргән чаклар булды, – дип искә ала Ләйсирә апа.
Әле пенсия тарату да үзе бер олы эш булып тора ул чорларда. Аны айның 2 нче числосында тарата башлыйлар, 16ларына гына таратып бетерә торган булалар. Пенсионерлар бер Каташ-Каранда гына да 120 ләп иде, тик ул елларда почта да иртәрәк килә, көн җитә иде, ди Ләйсирә апа. Кызганычка каршы, ул вакытларда тулып торган өйләрнең хәзерге көндә шактые буш. Бүгенге көндә читтән килеп урнашкан башка милләт вәкилләре дә бар авылда. Болар да – татар газета-журналларын укучылар санын киметә торган факторлар. Ә авыл халкы укырга яратмый, дип әйтерлек түгел. 2025 елның I яртыеллыгы өчен Фәрит Мәхмүтов – 6, Сәрия Кәраметдинова, Фәния Мөхәммәдиева, Илдар Даутов, Зөлфия Зиннурова 4әр төрле газета-журналга язылган. Роза Гарипова, оныкларга да, дип, 6 төрле матбугат алдырачак. Аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Еик дигәндә, татарча укып үскән балалар булганда, телебезнең дә, милләтебезнең дә киләчәге барлыгына ышаныч бар. Югарыда телгә алынган шушы ук кешеләр бу яртыеллыкта да шуның кадәр үк матбугатка язылганнар. Әбүзәр Шәйхетдинов, Энҗимә Мөхәммәдиева, Тәския Мортазина, Равил Ахуновлар да 3әр газета-журналга язылганнар. Әлбәттә, үзебезнең «Сарман» турында да онытмыйлар. Аннан соң, район газетасын китап кибетләреннән алып укучылар да бар икән. Шулай да район газетасына язылучыларның күбрәк булуын теләр идек. Ләйсирә апа үзе исә кимендә өч төрле вакытлы матбугатка языла икән, филворд чишәргә яратам, ди, алар белән сигезгә җыела.
Язмабыз герое район хат ташучылары арасында иң өлкәнедер, мөгаен. Тагын ике-өч елдан җитмешне тутырырга җыена ул. Шуңа күрә үзен алыштырырдай яшьләрнең булуын тели ул. Ә хат ташучы авылга бик кирәк. Беренчедән, газета-журнал укучылар әле авылда аз түгел. Икенчедән, барлык өлкәннәр дә электрон технологияләрдән файдалана белмиләр. Шунлыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне өлкәнрәкләрдән нәкъ менә хат ташучы җыя. Өченчедән, һәр өлкән кеше дә, пенсия алу өчен, район үзәгенә банкоматка чыгып китә алмый. Шунысын да истә тотарга кирәк: хат ташучысы булган авыл – ямьле авыл. Матбугатка язылучыларның күпчелеге аны бераз дөнья хәлләре турында гәпләшеп алу өчен дә көтеп ала. Кыскасы, хат ташучы – авылның җаны сыман, кешеләрне тышкы дөнья белән бәйләп торучы арадашчы да ул. Интернет, телевизордан сөйләгәннәр – башка, ә газета-журнал сүзе – бөтенләй икенче. Аларны кулга тотып укуы ук рәхәт. Хат ташучыларыгыз, яратып укый торган басмаларыгыз булсын, кадерле райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев