САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон рәвештә алынучы дәүләт хезмәтләре

Россия Пенсия фонды күрсәтә торган күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин. Бүгенгесе көндә Россия Пенсия фонды сайтында һәрбер гражданинга 30 дан артык электрон сервистан, шул исәптәп Пенсия фондының барлык төп дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга була. Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану бик гади. Моның өчен www.gosuslugi.ru порталында теркәлергә...

Россия Пенсия фонды күрсәтә торган күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин. Бүгенгесе көндә Россия Пенсия фонды сайтында һәрбер гражданинга 30 дан артык электрон сервистан, шул исәптәп Пенсия фондының барлык төп дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга була.

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану бик гади. Моның өчен www.gosuslugi.ru порталында теркәлергә һәм Пенсия фондыннан яисә Күпфункцияле үзәкләрдән, "Россия Почтасы" бүлекчәләреннән яисә "Ростелеком" офисларыннан теркәлү турында язу алырга кирәк. Алынган пароль белән логинны Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында урнашкан гражданинның Шәхси кабинетына керү өчен файдаланырга кирәк.

Россия Пенсия фонды гражданнарга gosuslugi.ru сайтындагы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлергә ярдәм итә. Россия Пенсия фондының клиентларны кабул итү бүлекләрендә сез gosuslugi.ru порталында регистрацияләнү турында хәбәр ала аласыз.

Россия Пенсия фондының хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану бик уңайлы. Сез вакытыгызны янга калдырасыз һәм үзегезгә кирәкле хезмәтләрне: мәсәлән документларга заказ бирә, пенсия һәм социаль түләүләрне формалаштыра яисә ана капиталы акчаларын файдалана аласыз, ягъни өйдән чыкмыйча гына, читтән торып, дәүләт хезмәтләрен ала аласыз.

Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалану ул - заманча хезмәт алу. Үзегезнең эш бирүчегезне шәхси иминият счетыгыз аша тикшереп тора аласыз: эш бирүче күчергән пенсия балларының, иминият кертемнәренең күләмен, шулай ук стажны күзәтеп торырга мөмкин.

Гражданинның шәхси кабинетында электрон хезмәтләрнең исемлеге:

1) Гариза бирү

- Пенсия билгеләү турында

- Пенсия түләү турында

- Айлык акчалата түләүләр турында

- Пенсия тупланмаларыннан билгеле бер вакыт эчендә түләнүче түләүләрне билгеләү турында

- Пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү турында

- Эш белән мәшъгуллекнең статусы үзгәрү турында

2) Пенсия һәм билгеләнгән социаль түләүләр белән тәэмин ителеш турында хәбәр алу

3) Пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр турында, шулай ук социаль түләүләргә хокуклы федераль регистрга кергәннәр өчен справка формалаштыру

Ана капиталы:

1) Ана капиталы сертификаты алырга гариза бирү

2) Ана капиталы акчалары белән файдалану турында гариза бирү

3) Ана капиталы акчаларының күләме, аның күпме калганлыгы турында хәбәр алу

4) Ана капиталы акчаларының күләме, аның күпме калганлыгы турында справка формалаштыру

Пенсия хокукларын формалаштыру:

1) Формалаштырылган пенсия хокуклары һәм пенсия тупланмалары турында хәбәр алу

2) Шәхси иминият счетының торышы турында справка алу

Чит илләрдә яшәүче гражданнар өчен

1) Хәбәр алу:

- Пенсия билгеләнү турында

- Түләнгән түләүләр турында

- Пенсия фондына җибәрелгән документларның статусы турында

2) Чит илдә яшәүче гражданнарга пенсия һәм түләүләр турында справкалар формалаштыру

Тупланма пенсия

1) Тупланма пенсияне формалаштырудан баш тарту турында гариза бирү

Пенсия тупланмалары белән идарә итү

1) Пенсия тупланмаларын башка Пенсия фондына һәм инвестиция портфелен сайлау турында гариза бирү һәм элек сайлаган иминиятләүчене алыштыру турында Россия Пенсия фондына хәбәр бирү

2) Пенсия тупланмаларын формалаштыручы иминиятләүче турында хәбәр алу

Теркәлмичә генә алынучы электрон сервислар:

- Кабул итүгә язылу

- Справка һәм документларга заказ бирү

- Клиентлар белән эшләүчеләрнең эш урынын табу

- Мөрәҗәгать җибәрү

- Читтән торып сорау бирү

- Булачак пенсияне пенсия калькуляторы ярдәмендә исәпләү

- Түләү кәгазе формалаштыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев