САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электр челтәрләренә технологик тоташу: соңгы еллардагы яңалыклар

Соңгы вакытта электр челтәрләренә технологик тоташу кагыйдәләре кулланучыларның иң массакүләм категориясенә - энергия кабул итү җайланмаларының максималь куәте 15 кВт ка кадәр булган физик затларга, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләргә (энергия кабул итү җайланмаларының максималь куәте 150 кВт ка кадәр) карата үзгәрешләр кичерде.

Нәкъ менә алар өчен «Челтәр компаниясе» АҖ түбәндәге мәгълүматны искәртә.

1. Түләүдән соң килешү төзү.

Закон күзлегеннән караганда төп яңалык шунда: челтәр оешмасы ун көн дәвамында кулланучының шәхси кабинетында (сайтта) технологик тоташу турында килешү белән бергә түләүгә счет та урнаштыра. Аның буенча түләү килешү төзелгәнлегенә дәлил була.

Технологик тоташуга килешү төзелгән көн булып заявка бирүченең килешү буенча счетны түләгән көне тора, һәм 5 эш көне эчендә түләмәгән очракта заявка челтәр оешмасы тарафыннан гамәлдән чыгарыла.

2020 елның июленнән гарантия бирүче тәэминатчы («Татэнергосбыт» АҖ) тарафыннан имзаланган энергия белән тәэмин итү килешүе технологик тоташу килешүе белән бергә кулланучының шәхси кабинеты аша бирелә.

2. Срокларны кыскарту.

26.04.2021 елгы 639 санлы карар белән электр челтәрләренә технологик тоташу срокларына үзгәрешләр кертелде. Хөкүмәт тоташу срокларын кыскарта, әмма шуны аңлау мөһим: 30 эш көненә кадәр срок эчендә электр челтәрләренә технологик тоташу түбәндәге шартларны берьюлы үтәгәндә генә мөмкин:

- заявка бирүченең энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру көчәнеш классы 0,4 кВ һәм аннан түбән булган электр челтәрләренә генә башкарыла;

- тиешле көчәнеш класслы гамәлдәге электр челтәрләреннән тоташтырыла торган энергия кабул итү җайланмалары урнашкан участок чикләренә кадәрге ара 15 метрдан артык булырга тиеш түгел;

- электр челтәренең якындагы объекты белән заявка бирүченең җир участогы арасында тулысынча яки өлешчә урнашкан җир участокларының милекчеләре яки башка законлы хуҗалары булган затлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу зарурлыгы юк;

- челтәр оешмасыннан челтәр оешмаларының (шул исәптән арадашчы челтәр оешмаларының) инвестиция программаларына кертелгән (кертелергә тиешле) электр челтәре хуҗалыгы объектларын төзү (реконструкцияләү) буенча эшләр башкару таләп ителми.

2020 елның апреленнән участок чигеннән тоташу ноктасына кадәрге ара кыскартылды (25 м дан 15 м га кадәр). Технологик тоташу өчен кирәк булган ЛЭП баганасыннан ара 15 метрдан артык булган очракта челтәрләр төзү буенча чаралар тормышка ашырыла.

Тагын шуны да исегезгә төшерәбез, «Челтәр компаниясе» АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны Сез бердәм контакт-үзәккә 8-800-2000-878 телефоны аша шалтыратып ала аласыз.

 

Әлмәт электр челтәре администрациясе

Реклама

Токен: Pb3XmBtzt8x8kWmzqLZp99ScDyihxxj3PYP34Kr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев