САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ел укытучылары ачыкланды

Бәйге өч номинациядә үткәрелде.

Бүген – 15 январь көнне Сарман гимназиясендә “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Бәйге өч номинациядә үткәрелде. “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче булып - Сарман гимназиясе укытучысы Ләйсән Җамалетдинова, призерлар булып Әлмәт мәктәбеннән Рәмилә Хакова һәм Иске Минзәләбаш мәктәбеннән Раил Латыйпов танылдылар. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңүче исеменә Мортамак мәктәбеннән Эльвира Шәмсиева лаек булды. Ә призерлар булып бу номинациядә Җәлил икенче мәктәбеннән Чулпан Шәйдуллина, Сарман урта мәктәбеннән Резедә Кәримова танылдылар. Ә иң дәрәҗәле “Ел укытучысы” исеменә Җәлил гимназиясеннән Ринат Рәхимов лаек булды. Призер булу бәхете әлеге номинациядә Җәлил беренче мәктәбеннән Аида Җәлиловага елмайды.
Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров та бәйге җиңүчеләренә, барлык катнашучыларга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев