САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел герое дип кемне саныйсыз?

Хөрмәтле райондашлар!

Узган ел районыбыз тарихында бик күп матур сәхифәләр калдырды, шактый райондашларыбыз район, республика күләмендә уңышка иреште. Аларның берничәсен искә төшереп үтик әле. Кемне “Ел герое” дип саныйсыз, тавыш бирүегезне үтенәбез. Шулай ук комментарийларда үзегезнең тәкъдимнәрне җиткерә аласыз.
1. Газинур Гайнетдинов, аграр көллият студенты, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионатының “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә республика күләмендә I урынны алды;
2. Районыбызның коронавируска каршы көрәшүче табиблар бригадасы;
3. Ләйсән Гәрәйшина, “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе;
4. Раиф Сәетшин, яшь техниклар станциясе директоры, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе;
5. Алина Хәмитова, физик мөмкинлеге чикләнгән, Казанда узган “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаучы;
6. Камилә Сагындыкова, “ЯҢА ТОРМЫШ” хәйрия проекты әгъзасы;
7. Альзана Шәфигуллина, Сарман урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы, XV Дөньякүләм әдәби марафонның гран-при иясе;
8. Рәмилә Хөсәенова, “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале җиңүчесе;
9. ”Илек” ансамбле, “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале җиңүчесе;
10. Марат Сәлахов, “Сарман” газетасын Европаның иң биек ноктасы – 5642 метр биеклегендәге Эльбрус тавына алып менүче;
11. Лиана Антонова – “Керәшен чибәре-2021” титулы иясе;
12. Нияз Тимерҗанов – районның кыр батыры;
13. Зәкия Шәйдуллина – 102 яшен тутыручы ветеран;
14. Рамис Сафин, Фәнис Әхәтов, “Их яхшы ЮХИДИ экипажы” республика бәйгесе җиңүчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

36

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев