САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел герое ачыкланды

.

 Яңа ел бәйрәме ялларында без сайтыбызда һәм төркемнәрдә “Ел герое” дигән конкурс үткәргән идек. Ул 13 январьгә кадәр дәвам итте. 
 “Ел герое” конкурсында катнашучылар итеп 2021 ел дәвамында республика, Бөтенрәсәй күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган, призлы урыннар алган, мактаулы исемнәргә лаек булган райондашларыбызны сайлап алдык. Шулай ук төркемдәшләребезгә дә үзләре ел герое дип санаган кешеләрне бәйгегә тәкъдим итү мөмкинлеге бирдек. Конкурс шартлары буенча, “Ел герое” исеменә лаек кеше төркемдәшләребезнең аноним тавыш бирү юлы белән сайланды. Аны сайлау өчен, барлыгы 3 меңнән артык кеше тавыш бирде. Иң күп тавыш җыючы Сарман урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы, XV Дөньякүләм әдәби марафонның гран-при иясе Альзана Шәфигуллина булды. Аның өчен 863 кеше тавыш бирде. Икенче урында – “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале җиңүчесе  “Илек” ансамбле. Ул 564 тавыш җыйды. Өченче урында –“Керәшен чибәре-2021” титулы иясе, 428 тавыш җыйган  Лиана Антонова. Аннан азга гына калышып, 392 тавыш җыйган “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале җиңүчесе Рәмилә Хөсәенова – IV урында. Шулай итеп, бәйгебезнең “Ел герое” – Альзана Шәфигуллина. Җиңүчене һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тә уңышлар телибез. Ә тавыш бирүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев