САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Эксперт Россиядә Covid-19 эпидемиясенең тәмамлану срогын фаразлады

Иң оптимистик фаразлар буенча, Россиядә коронавирус эпидемиясе июнь башыннан да иртәрәк тәмамланмаячак.

Бу хакта Россиянең әйдәп баручы инфекционисты, Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Виктор Малеев хәбәр итте. Барысы да шул исәптән россиялеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хакимиятнең башка тәкъдимнәрен ничек үтәячәгенә бәйле, диде Виктор Малеев.   «Әмма авыруны тулысынча җиңү турында без коронавирустан вакцина эшләгәч һәм бар кешегә прививка ясагач кына сөйләшергә мөмкин булачак», — диде академик. Аның сүзләренчә, вакцина ел ахырына гына әзер булачак.  

 Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев