САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт: 20 фандомат 12 миллион шешәне чүплек урынына яңадан эшкәртүгә җибәрә ала

600 тонна пластик һәм алюминийны яңа товарга әйләндерергә мөмкин, дип саныйлар “РТ-Инвест”та.

Моның, ягъни 12 миллион тирәсе шешә һәм банканы яңадан эшкәртүгә җибәрү өчен 20 фандомат җитә. Бу хакта “РТ-Инвест” компаниясе матубгат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу кадәр тараны бер ел эчендә пилот проект барышында җыярга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Шунысы да билгеләп үтелә – тара җыю буенча барлык аппаратлар Россиядә эшләнгән булачак. Моңа кадәр “Татаринформ” “РТ-Инвест”ның ай ахырына кадәр Татарстан башкаласында беренче фандоматлар – тара кабул итү буенча автоматлар урнаштырачагы турында хәбәр иткән иде. Ә Казан мэриясе тапшырылган пластик шешәләргә алмашка акча бирә торган 3 мең фандомат урнаштырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев