САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ЭКОяз-2020” җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Экояз” республика бәйгесендә катнашучылар министрлыкның Дипломы белән бүләкләнде.

“ЭКОяз-2020” җиңүчеләрен бүләкләделәр
Ләшәү Тамак авылында яшәүче Илнур Ханнанов исеме райондашларга яхшы таныш. Аның язмышы һәм казанышлары хакында без газетабыз битләрендә язып та чыктык. Юл һәлакәтендә бер аягын югалткан Илнурның ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел. Физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, ул төшенкелеккә бирелми. Спорт белән шөгыльләнә, физик күнегүләр ясый. Быел исә Ханнановлар гаиләсе “Экояз” республика бәйгесендә катнаштылар һәм “Экогаилә” номинациясендә җиңү яуладылар. Авылларындагы ветераннар аллеясына 60 төптән артык чыршы утыртканнар алар. “Чиста яр” акциясе кысаларында су буе ярын чистартканнар.
Санитар икеайлык кысаларында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә Ләшәү Тамак мәктәбе белән балалар бакчасы да зур җиңүгә лаек булалар.
- Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына министрлыкның Кама арты территориаль идарәсе начальнигы Алексей Лобанов үзе килде. Моңа кадәр дә җиңүләребез булганга, аның үзенең килеп күрү теләге булган. Мәктәп территориясендәге экологик сукмак аша узып, бергәләп мәктәпнең 1,5 гектарлы яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында булдык. Ул хезмәтебезгә соклануын белдерде, - диде Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов.
Нәтиҗәдә мәктәп экологик проекты өчен – принтерга, балалар бакчасы химик лабораториягә лаек була. Ханнановларга турист җыелмасы тапшырыла һәм барлык җиңүчеләр дә министрлыкның Дипломына ия булалар.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X