САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчке эшләр ветераннары очрашуга җыелдылар

Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге ветераннары 1 октябрьдә бәйрәмгә чакыру алгач, бик теләп очрашуга җыелдылар.

Кафеда мул табыннар артында узды ул. Шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы ярдәмчесе Алсу Галләмова, ветераннар советы рәисе Хәмит Гарифуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Ветераннар үзләре дә котлау сүзләре белән чыктылар, бергә эшләгән елларны искә төшереп, хатирәләре белән уртаклаштылар. Арадан киткән хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Хәмит Гарифуллин эчке эшләр бүлеге тарихына багышлап чыгарылган альбомны тәкъдир итте. Ул һәркемдә зур кызыксыну уятты. Очрашуга килә алмаган җиде ветеранның өйләренә барып, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Очрашу күңелләрдә җылы кичерешләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев