САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчә белми эчсәң, яки нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

Районда ел саен этил спирты һәм суррогат алкоголь белән агуланудан берничә кешенең гомере өзелә. Мәсәлән, 2016 елда – 5, 2017 елда – 4, 2018 елда – 2, узган ел 2 кеше якты дөнья белән хушлашты.

Эчкечелек – социаль күренеш. Ул бүгенге җәмгыятьтә иң актуаль проблемаларның берсе булып тора һәм җәмгыятьнең бик үк имин булмавын күрсәтә. Аңа эшсезлек, хезмәткә мотив булмау, әхлаксызлык сәбәпче булырга мөмкин. Эчкечелек белән бәйле бәхетсезлек очракларының даими кабатланып торуына карамастан, кешеләр үзләренең организмнарын алкоголь белән агулауларын дәвам итәләр. Әгәр сыйфатлы эчемлеккә акчалары җитми икән, арзанрак, кайчак сыйфаты шик тудыра торган эчемлекләрне кулланалар. Тик, алкоголь белән, нинди генә булмасын, барысы да – күп яки аз эчүчеләре дә агуланырга мөмкин. Күп кешеләр, алкогольле эчемлек куллану кәефне күтәрә, дип уйлыйлар. Бүгенге көндә сыйфатсыз алкогольне һәркем сатып алырга һәм агуланырга мөмкин. Сыйфатсыз, ягъни суррогат алкоголь нинди алкоголь соң? Ул – составында көнкүрештә яки техник ихтыяҗлар максатында кулланыла торган алкоголь. Бу төркемгә ялган алкогольне – начар чимал белән яки технологияләрне бозып әзерләнә торган шәраб, коньяк, аракы һәм башкаларны да кертергә була. Суррогат алкоголь түбәндәге төрләргә бүленә: этанол нигезендә һәм этанолсыз ясала торган эчемлекләр. Беренчесенә дарулар, лосьон, техник этанол керә. Көнкүрештә кулланыла торган эреткеч, политура, антифриз, келәй дә бик куркыныч. Аларның составында көчле агулануга китерергә сәләтле агулы матдәләр булырга мөмкин. Икенче төркем – этанолсыз эчемлекләр ялган суррогатлар дип атала. Моңа метил, амил, бутил спиртлары, зур концентрациядә этиленгликоль керә. Әлеге матдәләр агулы һәм күп органнарны зарарларга сәләтле. Алкогольле ясалма эчемлекләр аеруча куркыныч. Аларның составында метил спирты булырга, ә аның белән агулану үлемгә китерергә мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X