САРМАН
  • Рус Тат
  • Дуслык белән ил көчле, - ди Нөркәй балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр

    Кадерле әтиләрнең, бабайларның, шук, шаян малайларның бәйрәме якынлашканын табигать тә сизгән күрәсең, иртән матур итеп кояш елмайды.

    Нөркәй балалар бакчасында да “Әтиләр белән бергә” дигән балалар иртәсе үтте.

    Бигрәк күңелле икән,

    Дуслар җыелган җирдә.

    Бәйрәм итәбез бүген,

    Әтиләр белән бергә.

    Балалар әтиләре белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнап ярыштылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм “дуслык” җиңүе белән тәмамланды. Нәниләр медальләр, бүләкләр алгач, “без - чын олимпийский чемпион” булдык диеп горурланып сөенделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: