САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүртенче квартал алдынгылары ачыкланды

14 январь көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның товарлыклы-сөтчелек комплексларында һәм фермаларында булды, 2020 елның дүртенче кварталы алдынгыларын бүләкләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов терлекчелек тармагы хезмәтчәннәрен дүртенче квартал нәтиҗәләре белән таныштырды, ә аннан соң бүләкләү тантанасы башланды.
Товарлыклы-сөтчелек комплексларында һәм фермаларында I урынга Гөлнар Фәйзелхакова һәм Гөлнара Галиева (“Сарман” агрофирмасы), II урынга – Гөлнара Заһирова һәм Рәсимә Сөләйманова (“Сарман”), III урынга Гөлсинә Шәйдуллина (“Нөркәй) һәм Рәзилә Гыйбадуллина (“Сарман”) лаек булдылар.
Иң яхшы терлекчеләр булып Мөнәвир Биктаһиров һәм Рәис Латыйпов (I урын, “Сарман”), Илгиз Корбанов һәм Салават Юнысов (II урын, “Сарман”), Мөнир Яхин (“Нөркәй”) һәм Рубис Ситдыйков (“Сарман”, III урын) танылдылар.
Иң яхшы бозау караучы буларак, Сәрия Латыйпова (I урын), Ильмира Гарифуллина (II урын), Гөлзирә Нуретдинова (III урын) бүләкләнделәр. Алар өчесе дә – “Сарман” агрофирмасыннан.
“Бозауларны юнәлешле үстерү буенча иң яхшы терлекче” номинациясендә җиңү Фәрит Шәйдуллинга (I урын, “Нөркәй”), Альберт Никоноровка (II урын, “Нөркәй”), Зәнфир Васиковка (III урын, “Сарман”) елмайды.
“Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог” номинациясендә I урын – Рәмис Исламовта, II урын – Людмила Гыймадиевада, III урын – Альбина Йосыповада ( өчесе дә “Сарман” агрофирмасыннан).
Иң яхшы лаборантлар исә – Ләйсирә Гобәева (I урын, “Нөркәй”), Сәрия Латыйпова (II урын, “Сарман”), Юлия Шәйдуллина (III урын, “Сарман”).
Иң яхшы ветеринария белгечләре – Сурайя Миңнеханова (I урын, “Сарман”), Ганишер Таҗиев (II урын, “Сарман”), Гөлсәрия Шәяхмәтова (III урын, “Нөркәй”).
“Иң яхшы товарлыклы-сөтчелек комплексы начальнигы” исеме Радик Сәхиповка (I урын, “Сарман”), Ильмир Сибгатуллинга (II урын, “Нөркәй”), Илсур Хәсәновка (III урын, “Нөркәй”) бирелде.
Ә “Иң яхшы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире” номинациясендә иң уңганнары Айдар Шиһапов (I урын, “Сарман”), Рамил Шәйдуллин (II урын, “Сарман”) булдылар.
“Бозауларны юнәлешле үстерү фермасы мөдире” номинациясендә Салават Габидуллинга (I урын, “Сарман”), Фирая Мөхтәровага (II урын, “Нөркәй”), Лилия Йосыповага (III урын, “Нөркәй”) тиңнәр булмады.
Фәрит Хөснуллин шулай ук терлек торакларында булды, терлекчеләр белән аралашты, эшнең барышы белән танышты.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев