Уңдагылар да, сулдагылар да дөрес туклану турында сөйләшкәндә, без генә бу темадан читтә калмабыз бит инде! Әйдәгез, туклануда начар гадәтләр һәм аларны яхшы гадәтләргә әйләндерү турында сөйләшеп алыйк әле!
Тукланудагы начар гадәтләребезне билгелибез дә, аларның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Акрынлап аларны яхшы гадәтләр белән алыштыра башлыйбыз.
Туклану көндәлеге башлыйбыз.
Ул безгә хәзерге вакытта нинди начар гадәтләребез барлыгын билгеләргә ярдәм итәр. Бер атна дәвамында түбәндәгеләрне язып барырга киңәш ителә:
Бәлки, уку яки эштә сезгә күңелсез булып китеп, шоколад алып куйгансыздыр?
Атна ахрында әлеге язмаларны карап чыгып, тукланудагы начар гадәтләрегезне ачыкларга кирәк булачак. Аннан кайсыларын үзгәртергә кирәклеген билгеләрсез.
Үзегезгә берьюлы әллә ничә максат куймагыз. Эшне аздан башлау кирәк. Башта бер-ике максат куябыз. Мисал өчен:
Эшнең төбенә төшәбез
Әйдәгез, бер утырып уйлык әле. Бу начар гадәтләрнең нигезендә нәрсә ята соң? Бәлки, әйләнә-тирәгездәге берәрсе ашыйсыгыз килмәсә дә, үзе белән бергә ашарга чакырадыр? Көндәлектә иң еш кабатлана торган очракларны кызыл түгәрәк белән әйләндереп алабыз:
Шул рәвешле, алар арасыннан иң еш кабатланганын аерып чыгарыбыз һәм алардан ничек котылып булуы турында уйлыйбыз:
“Ашап алу”ларга альтернатива эзлибез
Акрынлап ашыйбыз
Чәйнәгән вакытта чәнечкене тәлинкәгә куеп торабыз. Киләсе кисәкне моңа кадәргесен йотканнан соң гына кабабыз. Тиз-тиз ашаганда ашказаны “тамак туйды” дигән сигналны бирергә өлгерми кала. Нәтиҗәдә, артыгын ашап ташлачаксыз.
Ашыйсы килгәндә генә ашыйбыз
Ашау ярдәмендә тынычлану – начар гадәт. Киеренке халәттән ризыкка үрелми генә чыгу җаен карагыз. Кәефегезне күтәрү өчен якыннарыгызга шалтратырга, урамда йөреп керергә дә мөмкин бит.
Нәрсә ашаячагыбызны алдан уйлыйбыз
Бер-ике яхшы гадәтне керткәч, тагын берне кертеп җибәрергә мөмкин. Иң мөһиме – ашыкмаска. Барысы да җиңел генә булмас. Бирешмичә алга барабыз!
Чыганак: http://yalkyn.com/tejribe/35367/
Фото: yandex.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз