САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Доктор Комаровский: «Картлыгыңда 20 оныгың булганчы, бер бабаең булсачы»

Доктор Комаровскийдан 5 киңәш:

1. Автомобильнең тәгәрмәче тишелсә, башка йөреп булмый. Машина йөртүче бу хәл кайчан булса да булачак дип, тәгәрмәчне ямарга өйрәнә. Әти-әниләр дә балаларның авыруларына әзер торырга, кирәк чакта беренче медицина ярдәмен күрсәтә белергә тиешләр. Тик гадәттә, өч югары белемле әниләр дә, хәтта медицина белгече булсалар да, бала тапкач, нәни сабыйны күреп югалып кала, бала ач түгелме, туңмыймы дип борчыла. Бу инстинкт.

2. Күп авыруларны өйдә әти-әни дә дәвалый ала. Һәр борын тыгылган саен хастаханәгә барсаң, дәвалаучы табиблар җитмәс иде. Бер очракта табибка бару мәҗбүри: балада элек күзәтелмәгән билгеләр булганда һәм ике көн дәвамында бүген кичәгегә караганда баланың хәле начаррак дип тоелганда.

3. Баланың сәламәтлеген ныгыту өчен өйдәге температура 18-20 градус җылы булырга тиеш. Дымлылык 50-70 процент уңай дип санала.

4. Балаларга ир-ат тәрбиясе кирәк. Бала янында һәрчак хатын-кызлар бит, хатын-кыз консультациясендә, бала тудыру йортында, балалар бакчасында, мәктәптә дә... Хатын-кызның хәйләкәрлеге мөһим. Ирегезне мактагыз, үзегез белгән әйберләрне дә ул гына белә дигән кыяфәт чыгарып, аннан киңәш сорагыз, баланың мәктәптәге җыелышларына, балалар бакчасына әти кеше дә йөрсен. Бала авырганда аның янында ир-ат та борчылып утырсын. Әнигә карата хөрмәтне дә әти кеше тәрбияли.

5. Хатын-кызлар колагына: картлыгыңда яныңда 20 оныгың булганчы, үз бабаең булсачы. Ирегезнең сәламәтлеген кайгыртыгыз. Ир белән хатын тату булган гаиләдә балалар да үзләрен бәхетле тоя.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев