САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Советы Рәисе район игенчеләре белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин районыбызда булды.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген – 27 август көнне эшлекле сәфәр белән районыбызда булды һәм “Сарман” агрофирмасының шикәр чөгендере басуында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты. 
 Кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. Аларны иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов кыскача урып-җыю эшләре белән таныштырды. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы продукциясенә багышланган күргәзмәләрне карады. Быелгы елга, уңышка үз бәясен бирде, фикерләрен җиткерде, игенчеләрнең хезмәт хаклары белән кызыксынды, республика халкы алдында торган бурычларга тукталды.
 - Ел авыр килде. Ләкин шушы авыр елда да ярыйсы гына уңыш ала алгансыз. Шушы көннәрдә шикәр чөгендерен ала башлагансыз, алда кукуруза алу тора. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! – диде ул, саубуллашканда.
 Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Рөстәм Мөхәммәдиев, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны озату  үзәге җитәкчесе урынбасары Хәмит Салихов һәм башкалар катнаштылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, Альбина Сабирова һәм Зөлфия Шәрипова  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев