САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Советы Рәисе район активын активрак булырга чакырды

.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эшлекле сәфәр белән районыбызда булды, район мәдәният йортында район активы белән очрашты. 

Очрашуда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача район тормышы белән таныштырып үтте. Фәрит Мөхәммәтшин республика тормышына, алда торган бурычларга, аерым алганда, халык санын алу кампаниясенең мөһимлегенә, тел, авылның яшәеше мәсьәләләренә тукталды. Алда торган бурычларга карата активрак булырга чакырды.
 Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Рөстәм Мөхәммәдиев, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны озату  үзәге җитәкчесе урынбасары Хәмит Салихов һәм башкалар катнаштылар.
 Фәрит Мөхәммәтшинның районга эшлекле визиты турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев