САРМАН
  • Рус Тат
  • Диспансерлаштыру быел яңача үткәрелә

    Район үзәк поликлиникасында халыкны диспансерлаштыру башланды. Быел аны 3350 кеше узарга тиеш. Аның башка еллардагыдан аермалы яклары бар. Диспансерлаштыруны кемнәр үтә ала, аның максаты нинди һәм поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр нәрсәләрне белергә тиешләр? Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Алсу Исламова белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта. - Әйе, чыннан да,...

    Район үзәк поликлиникасында халыкны диспансерлаштыру башланды. Быел аны 3350 кеше узарга тиеш. Аның башка еллардагыдан аермалы яклары бар. Диспансерлаштыруны кемнәр үтә ала, аның максаты нинди һәм поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр нәрсәләрне белергә тиешләр? Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Алсу Исламова белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта.
    - Әйе, чыннан да, район үзәк хастаханәсе район халкын диспансерлаштыру үтәргә чакыра. Тикшерелү - түләүсез.
    Быелгы диспансерлаштыруның үзенчәлекле яклары бар. Аны табиб чакыруы буенча аерым яшь категориясенә кергән - быел 21, 24, 27, 30, өч ел аерма белән һәм башкалар үтәләр. Аларның мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм районда пропискалары булу шарт. Тагын бер аермалы ягы шунда: диспансерлаштыру үтүчеләр яшь билгеләре буенча бүленәләр. Чөнки, ир-ат белән хатын-кызлардагы кебек, авыруларның төрле яшь төркемнәре өчен хас фәнни яктан расланган иң югары "ноктасы" бар. Шуңа күрә диспансерлаштыру һәркемгә аерым якын килеп уздырыла.
    - Диспансерлаштыру вакытында нинди авыруларны ачыклауга өстенлек бирелә?
    Беренче чиратта - иң күп үлем-китемгә һәм инвалидлыкка сәбәпче булган авыруларны. Бөтен Россиядәге кебек үк, безнең районда да мондый авырулар түбәндәгеләр: йөрәк-кан тамырлары, онкологик, бронх-үпкә, диабет. Болар үлемгә китерүче авыруларның 75 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, диспансерлаштыруда бу авыруларга китерүче факторларны ачыклауга да зур игътибар бирелә. Боларга югары кан басымы, канда холестерин, глюкоза күп булу, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне күп куллану, дөрес тукланмау, симерү, аз хәрәкәтләнү керә.
    - Диспансерлаштыру кайда һәм ничек үткәрелә?
    - Яшәү, эш яки уку урыны буенча медицина оешмасында: поликлиника яки табиблык амбулаториясендә. Ул ике этапта үткәрелә, ягъни диспансерлаштыру үтүче медицина оешмасына ике тапкыр килергә тиеш. Беренче этапта пациент анкета тутыра, анализлар бирә, күз һәм кан басымы үлчәнә, флюорография үтә, невролог һәм башка белгечләргә күренә. Алынган нәтиҗәләр буенча терапевт бәяләмә бирә һәм профилактик консультация үткәрә. Икенче этапны сәламәтлекләре начаррак булган, ягъни өстәмә тикшерелү таләп ителгән пациентлар уза. Алар тар белгечлекләр буенча консультация үтәләр, хирург, күз табибында булалар, киңәйтелгән кан анализы тапшыралар, гастроскопия, колоноскопиягә тикшереләләр. Кирәк икән, табиб компьютер тикшерүе һәм томография дә билгели. Икенче этап нәтиҗәләре буенча табиб тирәнтен консультация үткәрә, туклану, яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирә. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл кешеләренә уңайлылык тудыру максатыннан, беренче этап авылларда үткәрелә, ягъни табиблар авылларга чыгалар. Шуны да истә тоту зарур: эш бирүчеләр үзләренең эшче-хезмәткәрләренә диспансерлаштыру үтү өчен мөмкинлекләр тудырырга тиешләр.
    - Диспансерлаштыру үтәргә килгәндә, кеше нинди дә булса таләпләр яки шартларны үтәргә тиешме?
    - Табибка иртән ач килеш, физик күнегүләр эшләмичә килергә кирәк. 100-150 миллилитр күләмендә иртәнге урта бәвелне һәм тизәк алып килү сорала. Савытның тышына исем-фамилия языла. Табибка килер алдыннан тәүлек буе кишер, чөгендер ашамау, препаратлар кулланмау яхшы. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларның мәни бизенә нинди дә булса тәэсир ясала икән (массаж, клизма, дәвалану һәм башкалар), диспансерлаштыруны 7-10 көнгә кичектерү әйбәт. Әгәр быел яки узган ел медицина тикшерүе узгансыз икән, үзегез белән моны раслаучы документларны алыгыз.
    - Ә диспансерлаштыру үтү турында нинди дә булса документ биреләме?
    - Бөтен тикшерүләрне узганнан соң, табиб сәламәтлек төркемен билгели. 1 нче төркемгә - авыруның үсеш ихтималы түбән һәм уртача, 2 нче төркемгә - авыруның үсеш ихтималы югары һәм бик югары дәрәҗәдә булган кешеләр керә. Үлем-китемнәрнең яртысы нәкъ менә шушы төркемгә карый. Ә 3 нче төркемгә бу авыруларның булуы расланган пациентлар керә. Диспансерлаштыру үткән кешегә Сәламәтлек паспорты бирелә, аңа табиб бәяләмәсе, киңәш-тәкъдимнәр языла. Өстәмә мәгълүматларны "ГАУЗ "Сармановская ЦРБ" сайтында алырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: