САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дими Тарлау авылында яшәүче Мөгарипова Миңненәкыя апага 90 яшь тулды

Ак күңелле Миңненәкыя апага - 90 яшь Бүген - 29 нчы декабрьдә Дими Тарлау авылында яшәүче Мөгарипова Миңненәкыя Хаҗи кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара...

Ак күңелле Миңненәкыя апага - 90 яшь

Бүген - 29 нчы декабрьдә Дими Тарлау авылында яшәүче Мөгарипова Миңненәкыя Хаҗи кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина да, юбилярны тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр. Миңненәкыя апаны тәбрикләргә кызлары, күршеләре, дуслары да җыелган иде. Ә китапханәче Әлфия Гайнуллина аның тормыш юлына тукталды, тракторда эшләгән, әйләнә-тирәгә данлыклы тәмле икмәк пешергән елларын искә алды, котлауларын җыр аша да җиткерде. Миңненәкыя апа һәм тантанада катнашучылар Ульяна Асанова җырларын да яратып тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев