САРМАН
  • Рус Тат
  • Диагнозың "колит" булса

    Кайбер кешеләр бик еш эч кату белән җәфаланалар һәм моның сәбәбен юан эчәкнең тонусы начар булуыннан күрәләр. Нәтиҗәдә, күп интегүләрдән соң, үзлектән төрле дәва юлларын эзли башлыйлар. Алар дөрестән дә юан эчәкнең тонусы начар булуыннан интегәләр микән соң? Дәвалана башлаганчы, диагнозның дөрес куелуын раслау мөһим. Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну...

    Кайбер кешеләр бик еш эч кату белән җәфаланалар һәм моның сәбәбен юан эчәкнең тонусы начар булуыннан күрәләр. Нәтиҗәдә, күп интегүләрдән соң, үзлектән төрле дәва юлларын эзли башлыйлар. Алар дөрестән дә юан эчәкнең тонусы начар булуыннан интегәләр микән соң? Дәвалана башлаганчы, диагнозның дөрес куелуын раслау мөһим.

    Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну - колит авыруы дип атала. Бу авыру кискен һәм хроник формада узарга мөмкин. Күп вакытта юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсыну төрле эчәклек инфекцияләре нәтиҗәсе булырга мөмкин, ул еш кына дизентерия авыруы кичергәннән соң күзәтелә. Ә кайбер очракларда авыру барлыкка килүнең төп сәбәбе булып эчәклек инфекциясе түгел, микрофлораның составы һәм микъдар нисбәте үзгәрү (дисбактериоз) тора. Бу очракта эчәклектә шактый күп булырга тиешле сөт әчетү бактерияләре үлеп бетә. Моңа озак вакыт антибиотиклар кабул итү, тәртипсез туклану сәбәп булып тора. Черетүче һәм шартлы патологик бактерияләр «бушап» калган урынны бик тиз вакыт эчендә биләп ала, нәтиҗәдә юан эчәкнең эшчәнлеге бозыла.
    ХРОНИК КОЛИТ
    Хроник колит ашкайнату трактының иң киң таралган авыруларының берсе булып санала. Еш кына ул кискен колитның тиешенчә дәваланмавы нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм бик озак дәвам итә.
    Олы яшьтәге кешеләрдә матдәләр алмашы процессларының акрынаю һәм аның күләме кимү күзәтелә. Бу үз чиратында ашказаны-эчәк трактының ферментлар эшләп чыгаруы түбәнәюгә һәм ризыкның начар үзләштерелүенә китерә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: юан эчәкнең лайлалы тышчасы ял- кынсыну диагнозын табиб кына куя ала. Моның өчен ректороманоскопия, ирригоскопия, яки фиброколонскопия кебек тикшеренүләр узарга кирәк. Бу вакытта эчәкнең лайлалы тышчасы, аның стенкаларының тонусы һәм эластиклыгына бәя бирелә. Шулай ук тизәк микрофлорасын тикшертү дә урынлы.
    Төрле формада тәрәт бозылу, эч кабару һәм авырту, агулану билгеләре, авыздан начар ис килү, геморрой шешләре чыгу, хәтер начарлану, лайлалы тышча дефектлары (арт юлда ярыклар ясалу һәм авырту) колитның типик симптомнары булып тора.
    АТОНИК КОЛИТ
    Атоник «ялкау» колитның характерлы билгеләре: авыру кешенең өч көннән артык олы йомышын башкара алмавы, хәтта моңа теләге дә булмавы, сүлпәнлек, арыганлык. Еш кына бу авыруларның тәрәте сарык тәрәтенә охшый.
    ДӘВАЛАНУ
    Дәвалану комплекслы алып барыла: диета, дарулар кабул итү, дару үләннәре белән дәвалау; ЛФК, дәва клизмалары. Атоник колит белән интегүчеләргә В группасы витаминнары, пантотен, фолий кислотасы, майлардан, үсемлекләрдән ясалган эч йомшарткычлар билгеләнә.
    Әче тәмләткечләр, консервантлар, газлы эчемлекләр рационнан чыгарыла. Ашамлык калорияле, тиз үзләштерелүчән булырга тиеш. Дәвалау процессы башланганда, ризыкларны парда гына әзерләргә киңәш ителә, соңрак кыздырылганын да бераз ашарга ярый.
    Атоник колит белән авырганда, клетчаткага бай яшелчә-җимешләр, яшелчә соклары, чи яшелчә салатлары, пешерелгән яшелчәләр, тупас итеп тарттырылган оннан пешерелгән яки көрпә кушылган икмәк файдалы. Авырту, эч китү булмаса, көрпәнең дозасын көнгә 1 аш кашыгыннан 6-8 гә кадәр арттырырга ярый.
    Дару үләннәре белән дәвалауга килгәндә, шуны әйтергә мөмкин: юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, үсемлекләр составында булган актив матдәләр, йомшарткыч, антисептик чаралар буларак ялкынсынуга каршы тәэсир итеп, яхшы нәтиҗә бирәләр. Гөлҗимеш һәм сырганак (облепиха) майлары, шулай ук ромашка төнәтмәсе белән ясалган микроклизмалар файдалы.
    Парда пешерелгән кабак, пешкән чөгендер, караҗимеш, инҗир, хөрмә, шифалы су (бигрәк тә «Ессенту-ки») эчәклек эшчәнлеген яхшы стимуллаштыра. Атоник колит белән авыручыларга, спазмлы колиттан аермалы буларак, көненә 3 тапкыр ашарга 30-50 минут кала 0,5-1 стакан салкынча су эчәргә кирәк.
    ХАЛЫК
    МЕДИЦИНАСЫННАН
    Дәвалану өчен түбәндәге халык медицинасы рецептларын тәкъдим итәбез.
    Ё 1 аш кашыгы көрпәгә 1 стакан кайнар су салып, 30 минут тотарга кирәк. Суын түккәннән соң, пешекләнгән сыек ботканы эремчеккә, кефирга, ашка, боткага яки башка гарнирга кушып ашарга мөмкин, шулай ук үзен генә ашап, су эчеп куярга да ярый.
    Ё 1 аш кашыгы кипкән кошкунмас (эт шомырты) кайрысына 1 стакан кайнар су салалар һәм 20 минут кайнаталар. Сөзгәч, салкын килеш иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр.
    Ё Фенхель җимешләреннән төнәтмә. 1 чәй кашыгы фенхель җимешләре өстенә 1 стакан кайнар су салырга. Суынганнан соң сөзеп, көненә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә.
    Ё 1 әр чәй кашыгы кызыл чатыр (золототысячник), шалфей, дару ромашкасын салып, 1 стакан суда 30 минут төнәтергә кирәк. Сөзгәннән соң, 1 аш кашыгы төнәтмәне ике сәгать саен эчәргә. Бер айдан соң дозаны да, төнәтмәне эчү ешлыгын да киметергә ярый. Бу үсемлекләрнең зыяны юк, шуңа күрә озак вакыт эчәргә була.
    Хроник колит булганда, дару үләннәреннән клизмалар яхшы нәтиҗә бирә. Күбесенчә бөрештерүче, бәйләүче, ялкынсынуга каршы тәэсир итүче төнәтмә кулланалар. Мондый төнәтмә түбәндәгечә әзерләнә: 1 аш кашыгы кипкән ромашка чәчәкләре һәм 1 чәй кашыгы тырнак гөлгә 200 мл кайнар су салып (кайнатасы түгел), төнәтеп сөзәргә. Клизма итеп кертелгән төнәтмәне 5 минут чыгармый тотарга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: