САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диабетикларга нинди ташламалар каралган?

Бүген – 14 ноябрь көнне Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Закон тарафыннан аларны диагностика чаралары белән тәэмин итүдә ташламалар каралган.

Бу хакта район прокуроры урынбасары Айрат Рәхимҗанов хәбәр итә:
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Медицина сәнәгатен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү һәм халыкны һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен дарулар һәм медицина максатындагы эшләнмәләр белән тәэмин итүне яхшырту турында”гы 890 санлы Карары (30.07.1994) нигезендә, амбулатор дәвалау вакытында дарулар һәм медицина максатларында кулланыла торган эшләнмәләр табиб рецепты буенча бушка бирелә торган авырулар исемлеге билгеләнде. Бу исемлеккә диабет та керә. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 748 Боерыгы (11.12.2007) нигезендә Инсулинга бәйле шикәр диабеты белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү стандарты да билгеләнде. Әлеге Стандартта медицина максатларында кулланыла торган эшләнмәләр дә расланган. Боларга кандагы глюкоза күләмен билгеләү өчен тест, инсулин кадау өчен шприц-ручка һәм аларга энәләр керә. Кандагы глюкоза күләмен исәпләү вакытлылыгы ихтыяҗга карап табиб тарафыннан билгеләнә.
Мәгълүматны сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев