САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлар нинди бүләк ясыйлар?

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары республиканың социаль оешмаларына ярдәм итү йөзеннән 100 миллион сумга якын акча җәлеп иттеләр. Бу хакта 4 июльдә үткән Дәүләт Советы Президиумы утырышында әйтелде.

Республика парламенты рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе әгъзасы Римма Ратникова биш ел эчендә коммерциянеке булмаган  социаль юнәлештәге 65 оешмага оештырылган патронаж турында отчет бирде. Дәүләт Советы эшчәнлегендә традициягә әйләнгән эш тәҗрибәләренең берсе – социаль оешмалар: картлар, балалар йортлары, коррекцион мәктәпләргә күрсәтелә торган шефлык ярдәме. 5 нче чакырылыш Дәүләт Советы эшли башлагач ук, 2014 елның ноябрендә, Республика парламенты президиумы һәр депутатның конкрет оешмага беркетелергә һәм күзәтү яки попечительлек советы составына кертелергә тиешлеге турында карар кабул иткән иде.

  • Дөрес, мондый тәҗрибә элек тә бар иде. Ләкин аңа кадәр депутатлар үз канатлары астына Хезмәт министрлыгына караган оешмаларны гына алсалар, карар кабул ителгәннән соң, Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыгына караган оешмаларга да ярдәм кулы суза башладылар, - дип ачыклап үтте Римма Ратникова.

Җыеп кына әйткәндә, биш ел эчендә депутатлар ярдәме белән күп оешмаларның территорияләре төзекләндерелгән, ремонт үткәрелгән, җиһазлар, көнкүреш техникасы алынган. “Бердәм Россия” фракциясе депутат хатын-кызларын берләштергән “Мәрхәмәт” берләшмәсе эшләп килә. “Наш ветеран” һәм “Сможем вместе” проектлары кысаларында җыелган акчага 17 ветераннар яшәүче интернат, ятим балалар яшәүче 17 приют ремонтланган.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, депутат керткән һәр өлеш – мөһим.

  • Бер депутатның акчалата ярдәм итәргә мөмкинлеге булуы ихтимал, икенчесе - ветераннар өчен истәлекле кичә, өченчесе балалар өчен экскурсия  оештырырга мөмкин. Иң әһәмиятлесе – кешегә карата игътибар, һәм бу эшне киләчәктә дә дәвам итү мөһим, - диде ул.

Шунысы куанычлы: мондый матур тәҗрибә безнең районда да бар. Әйтик, район Советы депутатлары - район башлыгы Фәрит Хөснуллинның һәм шәхси эшмәкәр Рөстәм Нуруллинның шәхсән матди ярдәмнәре белән ел саен Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрү матур традициягә әйләнде. Быелгы уку елында  ул унберенче тапкыр уздырылды.

Шунысын да әйтергә кирәк - турнир елдан-ел үзенең географиясен киңәйтә бара. Быелгы уку елында үткәрелгән ярышларда үзебезнең район гына түгел, Зәй, Яр Чаллы, Әлмәт, Актаныш, Баулы һәм хәтта Башкортостан спортчылары да катнаштылар. Ике көн буе барган ярышларда балалардан алып өлкәнрәк уенчыларга кадәр катнаштылар һәм матур уеннар күрсәттеләр. Барлык уенчыларга да чәй табыны оештырылды, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Зөлфия Шәрипова язмасы .

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев