САРМАН
  • Рус Тат
  • Демографик хәл – көнүзәк мәсьәлә

    Узган атнада муниципаль районның демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм үлемне киметү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе - район Советы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова алып барды. Демографик хәл ил күләмендәге иң актуаль проблемаларның берсе булып кала килә. Ул юкка гына Президентның Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә дә иң...

    Узган атнада муниципаль районның демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм үлемне киметү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе - район Советы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова алып барды.
    Демографик хәл ил күләмендәге иң актуаль проблемаларның берсе булып кала килә. Ул юкка гына Президентның Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә дә иң мөһим урыннарның берсен алып тормый. Чөнки илнең икътисади һәм социаль үсеше турыдан-туры демографик хәлгә бәйле. Демографик күрсәткечләр яхшырсын өчен, үлемне киметү, тууны арттыру кирәк. Ә моңа исә шартлар булырга тиеш. Комиссия рәисе урынбасары - үзәк шифаханәнең баш табибы И.Билалов үз чыгышында II кварталда үлем торышын анализлады. Шунысы куанычлы, районда соңгы елларда балалар туу арта. Һәр 1000 кешегә исәпләгәндә, мәсәлән, 2010 елда - 12,9, 2011 елда - 13,3, 2012 елның беренче яртыеллыгында 14,4 бала туган (республикада - 13,8). Үлем 2010 елда һәр 1000 кешегә - 15,3, 2011 елда - 14,1 булса, бу яртыеллыкта 13,1 булган. Саннардан күренгәнчә, табигый үсеш былтыргы тискәре (-0,8) күрсәткеч урынына 1,3не тәшкил иткән. Быел 7 айда 296 бала туган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 66га артык. Үлүчеләр - 277 кеше, былтыр шул чорда алар 310 булган. Үлем кимесә дә, эш яшендәге кешеләрнең үлүе борчылу тудыра. Былтыр беренче яртыеллыкта андыйлар 69 булган, быел - 54.
    Билгеле, авыруларны сәламәтләндерү, аларга хезмәт күрсәтү өчен шартлар елдан ел яхшыра. Казанда гына түгел, безгә якын Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә торган эре үзәкләр эшли. Озакламый район үзәк шифаханәсендә дә берләштерелгән диагностика һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге эшли башлаячак. Заманча аппаратуралар белән җиһазландырылган ул бүлек тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Матди-техник базасы ныгытылу белән беррәттән, шифаханәгә һәм поликлиникага яңа белгечләр дә кайта, авырулар күбрәк хезмәтләрдән файдалана алалар.
    Фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау программасының гамәлгә кертелүе дә әйбәт булды. Өчөйле Саклау һәм Азалак авылларында ФАПлар төзелде, шактыенда ремонт үтте. Александровкадагы амбулаториядә дә ремонт бара. Болар барысы да - халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм үлемне киметүгә юнәлтелгән чаралар.
    Балаларның сәламәтлеге торышы турында табибә Л.Алиуллина чыгышы тыңланды. Ул да өстәмә белгечләр килүнең, җиһазландырылуның уңай нәтиҗәләре булырга тиешлеген әйтеп үтте. Шулай ук әти-әниләр арасында аңлату эшләрен көчәйтү (әйтик, компьютерның күз алмасын киптерүе, артык кыска һәм тар киемнең сидек юллары, җенси система авыруларына сәбәпче булуы турында һ.б.) кирәклеге, балаларга карата көч куллануга юл куймау, мәктәпләрдә туклану оештыру, укучыларның сәламәтлеген ныгыту чараларын күрү мөһимлеген ассызыклады.
    "Роспотребнадзор" идарәсенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгече И.Вахитов су һәм азык-төлекне - куркынычсызлыкка, эш урыннарында хезмәт шартларын, мәктәпләренең уку елына әзерлекләрен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Йогышлы авыру очраклары буенча күрсәткечләрнең республиканың уртача күрсәткечләреннән түбәнрәк булуын, кимерүчеләргә, талпанга каршы эшкәртүләр алып бару нәтиҗәсендә геморрагик бизгәк, талпан энцефалиты авыруларының күзәтелмәвен билгеләп үтте.
    Хуҗасыз этләр, шулай ук эшмәкәрләр территория сакларга куйган этләрнең бәйдә тотылмаулары мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу юнәлештә берәр карар кирәклеге әйтелде.
    69 нчы санлы даруханә мөдире Р.Исмәгыйлева ташламалы дарулар белән тәэмин итүнең торышын яктыртты, алардан акча файдасына баш тартучыларның кимүен билгеләп үтте. Район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков үз чыгышында балаларга кечкенәдән нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген төшендерү, аларга хезмәт тәрбиясе бирү мөһимлеген ассызыклады, дини тәрбия алымнарына тукталды. Ислам тәрбиясенең өстенлекләрен башка чыгыш ясаучылар да инкарь итмәделәр. Медицина хезмәте белән берлектә ислам тәрбиясе демографик хәлне тагын да яхшыртуга китерергә тиеш. Моның шулай булачагына өметләник.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: