САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даулы болында өлкәннәр Сабан туе гөрләде

Бүген, 13 июль көнне, Даулы болында өлкәннәр өчен Сабантуй үткәрелде. Аларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, куйган хезмәтләре, район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, хәерле гомер, күңелле яллар теләде. Өлкәннәрнең һәркайсы Сабан туенда үзенең "һөнәрен" күрсәтте - кемдер җырлады, икенчеләре биеде, бергәләп төрле...

Бүген, 13 июль көнне, Даулы болында өлкәннәр өчен Сабантуй үткәрелде. Аларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, куйган хезмәтләре, район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, хәерле гомер, күңелле яллар теләде. Өлкәннәрнең һәркайсы Сабан туенда үзенең "һөнәрен" күрсәтте - кемдер җырлады, икенчеләре биеде, бергәләп төрле уеннарда катнаштылар: көянтә-чиләк күтәреп, йомыркалы кашык кабып йөгерделәр, кул көрәштерделәр, чүлмәк ваттылар, таяк тартыштылар... Әби-бабаларына ияреп килгән оныкларга да "эш" табылды - баудан уенчыклар кистеләр. Сабан туенда, Сарманыбызда күптән түгел генә эшләп килүенә карамастан, күпләрнең мәхәббәтен яулаган, Рәйсә Ибраһимовна җитәкчелегендәге "Ядкарь" ансамбле дә катнашты, бәйрәмгә матур ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев