Данир Сабиров пластик операция ясаткан

Соңгы арада Данир Сабиров сәер баш киемендә төшкән фотолары белән тамашачыларны бераз борчуга салды.

Əмма Данир башта Һинд киносы төшерәбез, диде.
Ə аннары колакларын "дәвалау" турында сөйләде. "Колакларга әрекмән каплап, тарттырып куйсаң, бер атнадан соң алар тырпаеп тормаска тиеш", - диде. Бу халык медицинасы җырчы Нурзадәдә дә кызыксыну уяткан. Ул: «Файдасы тисә, мин дә шулай эшләрмен әле. Югыйсә, чәч җыеп, бер прическа да ясый алмыйм», - дигән.
Хикмәт нәрсәдә икән?! Данирның үзеннән сорыйк әле.
- Башка кигән әйбер - ул бинт. Отопластика эшләттем. Ягъни, колакларны матурлар өчен пластик операция. Матур итеп прическа ясатып куйсам да, тик сул як колак ямьсез булып күренеп тора иде. Шул күңелне кырды. Бер колакка гына ясатыйм дип барган идем, табиб икесенә дә эшләргә диде. Урынлы наркоз белән эшләделәр, бер авырту да сизмәдем. Колаклар әлегә төзәлеп бетмәде, әмма нәтиҗә ошый: колаклар тырпаеп тормый хәзер. Артык кыйммәт операция димәс идем. Нишләтәсең, матурлык шулай инде, корбаннар таләп итә (көлә).

http://shahrichalli.ru/news/kichә-bүgen-irtәgә/danir-sabirov-plastik-operatsiya-yasatkan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    8 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.