САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өчөйле Саклауда тырыш халык яши

Өчөйле Саклау авыл клуб мөдире китапханә белән берлектә авылның матур йортлары,матур чәчәк үстерүчеләр,кош - корт асраучылар,кул эшләре осталарында булдык. Набиуллина Гөлүзә апа матур итеп чәчәкләр бәйли,сөлгеләр чигә,чәчәкләр үстерә. Миңнуллина Лилия апа берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Миңнуллина Раилә авылның оста чәк-чәк пешерүчесе һәм матур чәчәкләр үстерә. Авылның матур йорт хуҗалары :...

Өчөйле Саклау авыл клуб мөдире китапханә белән берлектә авылның матур йортлары,матур чәчәк үстерүчеләр,кош - корт асраучылар,кул эшләре осталарында булдык. Набиуллина Гөлүзә апа матур итеп чәчәкләр бәйли,сөлгеләр чигә,чәчәкләр үстерә. Миңнуллина Лилия апа берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Миңнуллина Раилә авылның оста чәк-чәк пешерүчесе һәм матур чәчәкләр үстерә. Авылның матур йорт хуҗалары : Габидуллин Ринат,Габидуллин Ришат,Миңнуллин Марат,Мавлявиев Флюр,Хаертдинов Рудик. Рәсим,Рәмзия Әхкямовлар гаиләсе матур чәчәкләр үстерә,балалар өчен су керү бассейны,атынгыч,матур коймалар белән үзләренә җәлеп итеп тора. Гайнутдинова Рәзилә,Фәйзуллина Әнүзә,Миңнуллина Миләүшә,Шаехова Роза,Гайнетдинова Резидә,Хузиахметова Ильмира,Габидуллина Гөлназ,Мәвләвиева Земфира,Хаертдинова Гөлназлар бик күп кош -корт асрыйлар,матур,зәвык белән эшләнгән бизәлешләр эчендә чәчәкләр үстерәләр,һәрбер эшләнеш үзенчә матур. Гайнутдинова Әнисә матур картиналар чигә,матур гөлләр үстерә. Авылның уңган ир-атлары Шаехов Раваз абый матур үрдәкләр үстерә,Халиуллин Таһир резин балоннардан матур аккошлар ясап чәчәкләр үстерә.Менә авылыбызның нинди соклангыч уңган хуҗа,хуҗабикәләре яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев