САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өчөйле Саклауда "Туган телем – сиңа минем күңел түрем" дигән кичә узды

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган,үскән илнең яктылыгын ,Ватаның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Һәр халыкның туган теле аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы,матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшү максатыннан...

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган,үскән илнең яктылыгын ,Ватаның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Һәр халыкның туган теле аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы,матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшү максатыннан Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган телем - сиңа минем күңел түрем" дигән исемдә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә авылның шигырьләр иҗат итүче Рәисә Хөсниева катнашты. Кичә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп алып барылды. "Туган телем - иркә гөлем" дигән исемле күргәзмә эшләнде. Соңыннан "Туган тел" мультфильмы күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев