Өчөйле Саклау авылы мәчетендә Өлкәннәр көне һәм "Туган як" агрофирмасы ярдәме белән Корбан ашы үткәрелде. Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Авылның имам-хатибы Марс Заһидуллин Коръән укыды, укучылар А.Миңнуллина һәм Л.Мөхәммәтова мөнәҗәтләр укыдылар. Алардан соң сүз Литфия Миңнуллинага бирелде. Бәйрәмдә мәдәният йөрты, медпункт хезмәткәрләре катнашты. Раилә...
Өчөйле Саклау авылы мәчетендә Өлкәннәр көне һәм "Туган як" агрофирмасы ярдәме белән Корбан ашы үткәрелде. Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Авылның имам-хатибы Марс Заһидуллин Коръән укыды, укучылар А.Миңнуллина һәм Л.Мөхәммәтова мөнәҗәтләр укыдылар. Алардан соң сүз Литфия Миңнуллинага бирелде. Бәйрәмдә мәдәният йөрты, медпункт хезмәткәрләре катнашты. Раилә Миңнуллина, Лилия Габидуллина, Гөлнара Галиуллина аш-су әзерләделәр. Сәвия Заһидуллина, Галия Заһидуллина барысына да чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз