САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өчөйле Саклау авылында инвалидлар көне узды

Өчөйле Саклау мәдәният йортында "Өметләнеп яшик җирдә"дигән исемдә инвалидлар көне узды.Актүбә инвалидлар җәмгыятенең рәисе , җырчы Ләйлә Карамова ,җырчылар Мәрьям Диярова,Риф Дияров,Азнакайдан күрү мөмкинлекләре чикләнгән Гүзәл Ильясова,Валерий Зиннатуллин үзләренең моңлы,матур җырлары,үзәк өзгеч гармуннар белән уйнап авыл халкын сөендерделәр.Азнакай гүзәле Гүзәл Ильясова инәгә җеп саплап күрсәтүе,үзенең кул эшләрен халык кулдан -...

Өчөйле Саклау мәдәният йортында "Өметләнеп яшик җирдә"дигән исемдә инвалидлар көне узды.Актүбә инвалидлар җәмгыятенең рәисе , җырчы Ләйлә Карамова ,җырчылар Мәрьям Диярова,Риф Дияров,Азнакайдан күрү мөмкинлекләре чикләнгән Гүзәл Ильясова,Валерий Зиннатуллин үзләренең моңлы,матур җырлары,үзәк өзгеч гармуннар белән уйнап авыл халкын сөендерделәр.Азнакай гүзәле Гүзәл Ильясова инәгә җеп саплап күрсәтүе,үзенең кул эшләрен халык кулдан - кулга йөртеп куанып карадылар.Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев улы районның Ветераннар Советының "Рәхмәт хатын" һәм "Оста куллар" түгәрәгенең балалар көченнән Г.Хаертдинова җитәкчелегендәге эшләнгән истәлек бүләкләрен тапшырып, рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев