САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр

Имтиханнар башланырга санаулы гына көннәр калды.

11 сыйныф укучылары өчен бердәм  дәүләт имтиханнары башланырга санаулы гына көннәр калып бара.
БДИлар буенча муниципаль координатор Ләйлә Алексееваның хәбәр итүенчә, имтиханнар 3 июльдән башланачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары 3 июль көнне – география, рус әдәбияты, информатикадан, 6 сы – рус теленнән, 10 сы – математикадан профиль дәрәҗәсендәге, 13 е – тарих һәм физикадан, 16 сы – җәмгыять белеме һәм химиядән, 20 се – инглиз теленнән язмача һәм биологиядән, 22 июль көнне инглиз теленнән телдән имтихан тапшырачаклар. Укучылар, кайсы уку йортына баруларына карап, кирәкле фәннәрне үзләре сайлыйлар. Математиканың база дәрәҗәсеннән укучылар имтихан бирмәячәкләр, ягъни ул имтиханнар исемлегеннән бөтенләй алып ташланган. Бердәм дәүләт имтиханнары югары уку йортларына укырга керү өчен кирәк булачак. Район мәктәпләренең 11 сыйныфын тәмамлаган 155 укучының 147 се бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар. Техникум һәм көллиятләргә җыенучы 8 укучыга аларны тапшырмау хокукы бирелгән.
Имтиханнар Җәлил гимназиясендә үткәреләчәк.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Реклама

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X