САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чураш мәдәният йортында үзенчәлекле кичә узды

Әбиләребез бу кичәдән бик кәнәгать калдылар.

7 март көнне Чураш мәдәният йортында «Бишебезгә - 400 яшь» дип аталган үзенчәлекле кичә узды. Кичәгә 80 яшьләре тулган һәм кайчандыр бергә сыер савучы булып эшләгән ак яулыклы әбиләр чакырылган иде. Аларга сәхнәдә урын бирелде. Аларның һәрберсе турында сөйләп, тормышларында булган кызык вакыйгалар белән бүлешеп, кичә бик матур дәвам итте. Әбиләрне балалары,оныклары котлады. Соңыннан, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы котлап,  бүләкләр тапшырды. Кичә җыр- моң белән үрелеп барды. Әбиләребез дә бик матур җырлыйлар икән. Сәхнә ветераны Шаяхметов Рәмзи абый белән дә борынгы көйләрне суздылар. Чәй өстәле янында да гармун моңнары тынмады. Әбиләребез бу кичәдән бик кәнәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев