Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды
Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты.
22 февраль көнне Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан «Солдатта булган диләр!» дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты. Алар арасында өлкән буын һәм яшьләр дә бар иде. «Сугыш турындагы җырларны бел!», «Сугыш турында фильмнарны беләсеңме?», «Сөйгәнемә хат», Шигырьне дәвам ит!», «Шырпы сүнгәнче бәрәңге әрчү», « Солдат паегы ашау», «Печенье ашый -ашый "отжимание ясау"»,«Үрә кат!»,« Расшифровщик» кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйгеләрне музыкаль паузалар алыштырып торды. Соңыннан катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бәйрәм чөй өстәле артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев