САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлылылар үзара салым акчасының күләмен арттырырга тәкъдим итәләр

Бүген – 21 январь көнне чираттагы халык җыены Чукмарлы авыл җирлегендә уздырылды.

Узган ел башкарылган эшләр һәм быелга планнар турында авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин сөйләде. “Сарман” агрофирмасы хисапчысы Рәмилә Лотфуллина авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырды. Җыелышта шулай ук участок уполномоченные Ләззәт Хәсәновның һәм янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Гариповның чыгышлары тыңланды. Чукмарлы ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова совет эшчәнлегенә, җирлектәге өлкәннәр тормышына тукталды. Җыелышка йомгакны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ясады. Ул халыкны районда узган ел башкарылган эшләр, районның социаль-экономик хәле, быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Җыелышта катнашучы район оешмалары вәкилләре күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу ахырында иң уңганнарга район Советы, авыл җирлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды. Җыелышта катнашучылар шулай ук җирлек музее белән таныштылар.
Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X