САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлыда яшәүче Өмелҗинан Хәсәнованы юбилеенда оныгы флейтада уйнап тәбрикләде

Чукмарлыда яшәүче Өмелҗинан Хәсәнованы юбилеенда оныгы флейтада уйнап тәбрикләде - Базарларны калдырырга ярамый иде. Яшь бала булса да, эшкә чыгарга, планны да үтәргә кирәк, - дип, хезмәт елларын искә алды гомерен халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүгә багышлаган Чукмарлы авылында яшәүче Өмелҗинан Сабирҗан кызы Хәсәнова, үзен 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә баргач....

Чукмарлыда яшәүче Өмелҗинан Хәсәнованы юбилеенда оныгы флейтада уйнап тәбрикләде

- Базарларны калдырырга ярамый иде. Яшь бала булса да, эшкә чыгарга, планны да үтәргә кирәк, - дип, хезмәт елларын искә алды гомерен халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүгә багышлаган Чукмарлы авылында яшәүче Өмелҗинан Сабирҗан кызы Хәсәнова, үзен 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә баргач.

Авылда үрнәк гаилә булып яшиләр алар. Балалары, оныклары бик тәрбияле булып үсәләр, барысы да югары белем алалар.

- Сабырлыгы, тырышлыгы белән үрнәк булды. Салкын таш биналарда, үзе ягып, җылытып эшләде. Бервакыт зарланмады, аның турында халыктан бер канәгатьсезлек сүзе ишетелмәде. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды, - диде аның хакында авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова.

Хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президентының Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һәдиуллин чәчәк бәйләме бүләк итте, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова иң җылы тәбрик сүзләрен җиткерделәр. Кызлары, уллары, оныклары зур хөрмәт күрсәттеләр. Оныгы Альбина флейтада уйнап, әбисен дә җырларга дәртләндерде. Өмелҗинан апа түзмәде, моңлы итеп җыр сузды:

- Олы юлның тузанын ла

Күрми калдым тузганын.

Сизми калдым, белми калдым

Яшь гомеремнең узганын...

Тулырак язманы газетабызның 15 ноябрь санында укыгыз.

Язма һәм фотолар авторы - Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев