САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлыда киләчәккә өмет белән карыйлар

Бүген Чукмарлы авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә, агымдагы ел бурычларына багышланган отчет җыелышы узды.

Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. “Сарман” агрофирмасының җаваплы хезмәткәре Айдар Шәймәрданов агрофирманың узган елгы эшчәнлегенә тукталды, иң алдынгы хезмәтчәнгә агрофирма бүләкләрен тапшырды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хуҗин райондагы криминоген хәл турында сөйләде. Янгын күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов узган ел республикада һәм районда булган янгыннар белән бәйле хәлләрне яктыртты. Җыен эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнашты, чукмарлылыларны узган ел районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Соңыннан җирлекнең иң уңган хезмәтчәннәре бүләкләп үтелде. 
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев