САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлы өлкәннәре аяк бәйләп йөгерделәр

Быел Өлкәннәр көне Чукмарлы авыл җирлегендә аеруча үзенчәлекле үтте. Безнең авылда туып үскән, хәзерге вакытта район үзәгендәге балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче кызларыбыз Диләрә Шәрипова һәм Лилия Хаҗиева өлкәннәргә зур бүләк ясадылар.

Мәдәният йорты директоры Светлана Мөхәммәтшина һәм китапханәче Альмира Нәбиева белән берлектә кече Сабантуй оештырдылар. Бәйрәм барлык өлкәннәр катнашында физик күнегүләр ясау белән башланып китте. Алар капчык киеп, кашыкка йомырка салып, аяк бәйләп йөгерү, капчык эченнән чыгу, скакалкада сикерү һәм башка уеннарда актив катнаштылар, җыр-биюдә дә сынатмадылар. Диләрә белән Лилия аларга бүләкләр дә тапшырдылар. Соңыннан өлкәннәрне мул итеп әзерләнгән табын көтә иде. Алар өстәл әзерләгән, кайнар коймак пешергән кызларга зур рәхмәтләрен белдереп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Икенче көнне бәйрәм “Сәлам сезгә безнең буыннан” дигән исем астында шулай ук мул табын артында дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, район хәлләре, җирлектә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, аларга сәламәтлек, бәхетле картлык теләде.

Авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова өлкәннәр тормышына тукталды, матур теләкләрен җиткерде. Хәзрәтебез Зәкария Хәйруллин вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Барыбызга да хәерле гомер теләп һәм әрвахлар рухына дога кылдык.

Очрашу авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Китапханәче Альмира Нәбиеваның очрашуны матур итеп алып баруы бәйрәмне тагы да күңеллерәк итте. Барыбыз да авыл җирлегендә хезмәт куючыларга, Диләрә белән Лилиягә рәхмәтле калдык. Аларның үзләренә дә сәламәтлек һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Фәһимә Мөхәммәтшина, Чукмарлы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев