САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чисталык – иманның яртысы

Ислам дине – чисталык дине.

Пәйгамбәребез с.а.в.: "Чисталык – иманның яртысы", - дигән. Чисталык әмерләре гәүдә һәм кием чисталыгыннан алып, өй һәм тирә - якның чисталыгын үз эченә ала. Бервакыт пәйгамбәребез с.а.в.: "Ләгънәткә очраганнардан булмагыз", - ди. Сәхабәләр (иптәшләре): "Кемнәр соң алар?" – дип сорагач, болай диеп җавап бирә: "Кешеләр йөри торган юллларны, күләгәле яки җимешле агач асларын, агым суларны, башка кеше йөри торган җирләрне нәҗес белән пычратмагыз. Кем башкаларга шундый рәхәтсезлек бирә, аңа ләгънәт ваҗиб (тиеш) була", - дип әмер итә. Шуңа күрә кулыгыздагы чүпне атып бәргәнче, җыелган кирәкмәс нәрсәләрне чыгарып ташлаганчы, бу хәдисне искә төшерик. Беребезнең дә ләгънәтле буласы килми бит. Авылыбыз матурлыгы, төзеклеге, су буйларының, чишмә тирәләренең чисталыгы белән аерылып торсын. Аллаһ чисталарны ярата. Аның яраткан коллары арасында булырга насыйп булса иде. 

Фото Илексаз – Сарман арасындагы юлда төшереп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев