САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чисталык икеайлыгы дәвам итә

Чисталык икеайлыгы дәвам итә.

1 Май көне Колмәт авылы халкы өчен чын мәгънәсендә хезмәт бәйрәме булды. Чөнки бу көнне без зиратны чүптән арындыру буенча өмә ясадык. Күмәк эш үрчемле булыр ди халык. Чынлап та авыл халкы, кайткан кунаклар бик актив булдылар. Кайбер ихатадан икешәр, өчәр кеше катнашты өмәдә. Корыган агачлар киселде, кар астыннан чыккан чүпләр җыеп алынды. Чүпне шәхси "Камаз" машинасында Арсланов Разин һәм МТЗ - 80 тракторында Закиров Кәфил ташып тордылар. Бакыйлыкка күчкән туганнарның да рухлары сөенгәндер. Өмәдә катнашкан барлык халыкка бик зур рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев