САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өчиле Саклауда депутатлыкка кандидатлар белән очрашу үтте

8 августта Саклаубаш авыл җирлегендә җирле органнарга депутатлыкка кандидатлар белән очрашу булды. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Очрашу барышында һәр кандидат үзенең тормышы, хезмәт юлы һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов илебездә, республикада, районыбызда башкарылган һәм башкарылачак эшләр...

8 августта Саклаубаш авыл җирлегендә җирле органнарга депутатлыкка кандидатлар белән очрашу булды.

Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Очрашу барышында һәр кандидат үзенең тормышы, хезмәт юлы һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырды.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов илебездә, республикада, районыбызда башкарылган һәм башкарылачак эшләр белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Залда агитация чаралары таратылды. Халык Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның президентлыкка кандидатурасын хуплады. Җирлекнең участок табибы Раушан Мифтахов "Кан басымыңны үлчә" акциясе кысаларында сайлаучыларның кан басымнарын үлчәде, тиешле киңәшләр бирде.

Җыелыштан соң Мөслим районы мәдәният хезмәткәрләре зур концерт куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев