САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чернобыль фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

.

Моннан 35 ел элек XX гасырның иң зур фаҗигасе - Чернобыль атом электростанциясендә авария була. Проект сынаулары вакытында дүртенче энергоблокта зур шартлау яңгырый. Нәтиҗәдә актив зона тулысынча җимерелә, тормыш иминлеге системасы яраксызлана. Күп кенә илләрнең территорияләре радиоактив пычрануга дучар булалар. Россиядә дә 59 мең квадрат километрдан артык мәйдан зыян күрә. Авария миллионлаган кешеләрнең сәламәтлеген юкка чыгара, күпме кешенең гомерен өзә. 

2003 елның 17 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясы 26 апрель көнен Халыкара радиация аварияләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтүне хуплый. Ел саен бу көнне әлеге фаҗига корбаннары, аларның гаиләләре, туганнары белән очрашалар. Районда андыйлар саны - 17. Бүгенге көндә вафат булганнарның якыннары өчен дә күңел ярасы салган вакыйга бу. Тарихи дата уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов чернобыльчеләрнең хәлләрен белештеләр, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев