САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чемоданнар көнен бәйрәм итеп торсак кына инде, хәзергә сәяхәтләр кичектерелә, дуслар

“Таҗлы” вирус аркасында сәяхәт белән бәйле планнарыбызны кичектереп торырга туры килә, җәмәгать.

Иң мөһиме: сәламәт булыйк, дуслар. Хыялларны тормышка ашырырга кайчан да соң түгел.
Бүген – чемодан көнендә “тугры” дусларыбыз турында сөйләшеп алыйк әле. Кайчандыр зур-зур йөкләрне олы-олы сумкаларда, сандыкларда, футлярларда күтәреп ташысалар, хәзер исә чемоданнар эшне җиңеләйтәләр. Аларның нинди генә төрлеләре юк хәзер. Һәркем үзенең студент чагындагы, читкә командировкага киткәндә, йөрткән чемоданнарын яхшы хәтерли булса кирәк. Заманча чемоданнарга, йөртергә уңайлы булсын өчен, тәгәрмәчләр куелган. Күпме истәлекле мизгелләр, матур очрашулар, күренекле тарихи урыннар шул чемодан белән бәйле.
Чемодан хакында серләшеп алыйк, дуслар. Хатирәләрне яңартыйк, фотолар булса, тагын да яхшы. Активрак булыйк!
Альбина Сабирова язмасы

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев