САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчүлекләргә бәя бирелде

Бүген районда Сабантуйлар алдыннан үтә торган традицион чара - чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директорының игенчелек буенча беренче урынбасары Ринат Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы белгечләре, агрофирмаларның директорлары һәм баш агрономнары катнашты. Чәчүлекләрне бәяләгәндә аларның...

Бүген районда Сабантуйлар алдыннан үтә торган традицион чара - чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директорының игенчелек буенча беренче урынбасары Ринат Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы белгечләре, агрофирмаларның директорлары һәм баш агрономнары катнашты. Чәчүлекләрне бәяләгәндә аларның бүгенге торышыннан тыш язгы кыр эшләре чорында эшләрнең оештырылу дәрәҗәсе, гомумән, игенчелек культурасы исәпкә алынды. Нәтиҗәдә беренчелек «Нөркәй» агрофирмасына бирелде. Икенче урында - «Сарман» һәм «Җәлил» агрофирмалары, өченче урында - аграр көллият һәм «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев