Чәчебез матурлыгы – ризыкларда

А витамины. Иң мөһимнәрнең берсе. Ул иммунитетка ярдәм итә. Аның җитешмәве чәч коелуга һәм тоныклануына китерә, хәтта кавык барлыкка килергә мөмкин. А витамины көненә 1,0 мг кирәк. Ул бавырда, сыер маенда, йомырка сарысында, куе сөттә (сливки) һәм сөттә бар.

В2 витамины. Ул чәчләргә сәламәт төс бирә. Әгәрдә организмга бу витамин җитешми икән, чәч тамырларыннан бик тиз майлана, ә очлары коры кала. В2 бик тиз кулланыла һәм чәчләрне сәламәт тоту өчен, көненә 2 мг таләп ителә. Ул сөт продуктларында, йомыркада, ипидә, иттә һәм бигрәк тә бавырда күп. 


В3 витамины.  чәчләрдә пигментлар барлыкка китерү өчен җаваплы. Ул җитешмәгәндә чәч үсүе бозыла һәм алар иртә агара башлый. В3 көненә 50-100 мг кирәк. Ул вакланмаган бөртекләрдә, сыра чүпрәсендә, арахиста, балыкта, бавырда һәм сыер итендә күп.


В6 витамины. Башның кибүе һәм кычытуына юл куймый. Моннан тыш, кавык барлыкка килү дә В6 витамины җитешмәүгә ишарә. Ул коры чүпрәләрдә, вакланмаган бөртекләрдә, тавык һәм дуңгыз итендә, балыкта, бавырда, бөердә, йомыркада, яшелчәләрдә, бананда, чикләвекләрдә, бәрәңгедә һәм кәбестәдә була.

 

чыганак:http://yashel-uzan.ru

фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде